Шәһри Казан

«Казан» агропаркы ярминкәгә чакыра

Авыл җирендә җитештерелгән табигый продуктларга ни җитә?! Мөмкин булса, шәһәр халкы гел авыл сөтен, каймагын, эремчеген, итен һ.б.ны гына алып торыр иде, мөгаен.

Реклама

Бәясе дә кулайрак бит. Шуңа күрә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе генә сатылырга тиешле «Казан» агросәнәгать паркының эшли башлавын да зур түземсезлек белән көтәбез. Үзенең ишекләрен узган елны ук ачарга тиеш булса да, төрле сәбәпләр аркасында, ул һаман кичектерелеп килде. Ә мартта, ниһаять, «Казан» агросәнәгать паркының (Җиңү Проспекты белән Аграр урамы киселешендә урнашкан) ачылуы көтелә. Шул уңайдан агросәнәгать паркына караган сәүдә мәйданында 2 марттан 23енә кадәр атна саен шимбә көннәрендә (2, 9, 16,23 мартларда) язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Анда шәһәр халкы авылда җитештерелгән продукцияне кулай бәядән сатып ала алачак. Ярминкәгә үз товарларын «Ак Барс» ААҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Вамин-Татарстан» ААҖ, «ТК «Майский» ҖЧҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» ААҖ һ.б. предприятиеләр, шулай ук Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе һ.б. районнар халкы да алып килер дип көтелә. Шәһәрлеләр ит, сөт ризыклары, яшелчәләр, бал, он, ярмалар һ.б.ны сатып ала ала.
Ярминкәгә барырга теләүчеләр өчен уңайлыклар да булдырылган: Казан халкы агросәнәгать паркына хәтле бушлай автобусларда барып җитә ала. Автобуслар иртәнге сәгать 7дән 14.00 сәгатькә кадәр 20 минут интервал белән йөриячәк. Халыкны ярминкәгә йөртү ике юнәлештә дә түбәндәге маршрут буенча оештырылачак: «Җиңү Проспекты» метро станциясе - Фучик ур. - Сахаров ур. - Камалеев проспекты - Агросәнәгать паркы дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Азык-төлеккә бәяләр көн саен диярлек артып торган заманда, витаминнар аеруча да кирәк булган яз айларында, өстәвенә, көзге ярминкәләрдә алып куйган продуктлар инде күптән ашалып беткән көндә агросәнәгать паркында язгы ярминкә үтүе шәһәрлеләр өчен зур сөенеч. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярыймы соң!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: