Шәһри Казан

«Казан-Арена»га бушлай автобуслар йөриячәк

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналарына тиз арада барып җитү өчен тамашачыларга иң кулае җәмәгатьчелек транспорты булачак, дип хәбәр итә. Искәртеп узабыз, Уеннарга билеты булган һәркем өчен транспортта бару бушлай.

Реклама

Ачылу һәм ябылу тантаналары узачак көннәрне, ягъни 6 һәм 17 июльдә, кичке сәгать 6дан төнге сәгать 2гә кадәр Универсиада авылыннан «Казан-Арена» стадионына кадәрге юл участогында Көньяк трасса буенча хәрәкәт ябык булачак.
Ачылыш тантанасына тамашачылар бушлай автобусларда кичке 17 сәгатьтә китерелә башлаячак. Автобуслар һәр 15 минут саен, Дәрвишләр бистәсеннән (Липатов урамы), Юдино бистәсеннән (Тимерьюлчылар мәдәният сарае) һәм Жилплощадкадан (Химиклар урамы) кузгалачак. Тамашачыларга шулай ук «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә килергә дә мөмкин, биредән автобуслар һәр 10 минут саен «Казан-Арена» стадионына кадәр йөриячәк.
Уеннарны оештыручылар стадионга кергән вакытта тикшерү уздырылачагы хакында искәртә. Куркынычсызлык таләпләре буенча, үзең белән очлы, үткен металл әйберләр (шул исәптән таяк рәвешендәге кулчатыр), пыяла һәм металл савыттагы эчемлекләр, лазер җайланмалары алып килү тыела. Тантаналар тәмамлангач, өйгә кайту өчен шулай ук Юдино, Дәрвишләр бистәсе, Жилплощадкага, «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә кадәр илтүче автобуслардан файдаланырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: