16+

«Каzan-arena»га рәхим итегез!

Татарстанның төп аренасы булачак 45 мең кеше сыйдырышлы яңа стадионның исеме билгеле булды. Чистай урамындагы әлеге стадионның исеме - «Каzan-arena». Тәкъдим ителгән «Всемирный», «Шүрәле», «Чәк-чәк», «Чыңгызхан-арена» һәм башкалар янында «Каzan-arena» иң затлысыдыр, мөгаен. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да иң ошаган исем шул иде.

«Каzan-arena»га рәхим итегез!

Татарстанның төп аренасы булачак 45 мең кеше сыйдырышлы яңа стадионның исеме билгеле булды. Чистай урамындагы әлеге стадионның исеме - «Каzan-arena». Тәкъдим ителгән «Всемирный», «Шүрәле», «Чәк-чәк», «Чыңгызхан-арена» һәм башкалар янында «Каzan-arena» иң затлысыдыр, мөгаен. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да иң ошаган исем шул иде.

2013 елның җәендә көтелгән Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналары узачак, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, шулай ук башка эре халыкара һәм Россия күләмендәге спорт чаралары үткәреләчәк стадион исеменә бәйге 2013 елның 18 гыйнварында игълан ителгән иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җаваплылыгында узган бәйгенең 18-24 гыйнвар көннәрендә булган беренче турында теләгән һәр кеше стадион исеменә үз вариантын тәкъдим итәргә хокуклы булды. Әлеге турда барлыгы 831 исем тәкъдим ителгән. Бу әле бер үк исемнәр кабатланудан тыш алынган саннар. Әйтергә кирәк, исемнәр арасында колакка ятышлылары да, үтә сәерләре дә бар иде. Бәйгегә үз тәкъдимнәрен Татарстан халкы гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә җибәрде. Беренче этапның иң өлкән катнашучысына 76 яшь булганын исәпкә алсак, төп стадионның ничек аталачагы беркемне дә битараф калдырмаган дияргә тулы җирлек бар. Исемнәр арасыннан иң еш кабатланган 5 исем сайлап алынып, икенче тур оештырылды. Анысы 25-30 гыйнвар көннәрендә ачык тавыш бирү юлы белән барды. 30 гыйнвардан 31енә каршы төнге сәгать 12дә тәмамланган тавыш бирүдә 9477 кеше катнашкан. Һәм менә нәтиҗәләр: «Kazan-arena» - 45, Зилант - 24, Миллениум - 13, Татарстан-арена - 9, Uni (Юни) варианты 9 процент тавыш җыйган. Исем сайлау җайлы эш түгел шул, җәмәгать. Җитмәсә, ул бит күп еллар буена меңнәр телендә әйләнәчәк, Казанны чит илләрдә дә танытачак исем. Әйтергә уңайлы, күңелгә якын һәм бер үк вакытта бик затлы да булган исемне тәкъдим итүчегә дә, аның өчен тавыш бирүчеләргә дә афәрин диясе генә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading