16+

Казан – хоккей шәһәре

Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, күршеңнән сора, ди халык. Россиянең спорт башкаласы булган Казанга башка шәһәрләр җанатарлары нинди бәя бирә? Спорт җанатарларының блоглары, форумнары урын алган «Трибуна» сайтында очраган кызыклы язманы бүген без «ШК» укучыларына тәкъдим итәбез. Анда Ярославль шәһәреннән килгән спорт җанатары Игорь үзенең кичерешләрен бәян итә.

Казан – хоккей шәһәре

Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, күршеңнән сора, ди халык. Россиянең спорт башкаласы булган Казанга башка шәһәрләр җанатарлары нинди бәя бирә? Спорт җанатарларының блоглары, форумнары урын алган «Трибуна» сайтында очраган кызыклы язманы бүген без «ШК» укучыларына тәкъдим итәбез. Анда Ярославль шәһәреннән килгән спорт җанатары Игорь үзенең кичерешләрен бәян итә.

«2009 елның мае. Мин тимер юл вокзалы тирәсендә машина тотып, Казанның бер районына юл алдым. Язгы җылы кояш елмая, «Кол Шәриф»нең манаралары мәгърур гына басып кала, Казан Кремле диварлары башлана... Нәкъ менә биредә, мең еллык тарихы булган калада, «Татнефть-Арена»да «Ак Барс» тарихта тәүге тапкыр Гагарин Кубогын яулады.
Ул вакытта мин шәһәр урамнарында күпсанлы билбордлар күреп бик гаҗәпсенгән идем. Алар Казан халкына һәм кунакларына кыйтганың иң көчле хоккей командасының нәкъ менә биредә яшәве турында сөйли кебек тоелды миңа. Ул вакытта шәһәр бары хоккей белән генә яши иде кебек.
Аннан соң берничә ел үтте, Казанда «Татнефть-Арена»ны тамашачылар белән тутыру проблемасы барлыкка килде. Юк, бу «барс»ларның җанатарлары кимеде дигән сүз түгел, аның өчен интернетта бик актив җан аталар. Тик менә актив тамашачы «Татнефть-Арена»ны гына тутырмый. Бу мине бик гаҗәпләндерде: әле 2009 елның язында гына Казан хоккей белән яшәүче шәһәрне хәтерләткән иде.
2012 елның мартында миңа турист сыйфатында кабат Казанга бару насыйп булды. Теге вакытта шәһәрне тутырган билбордларны, моннан өч ел элек Казанда булган язгы бумны эзләсәм дә, таба алмадым. Начар эзләгәнмен, күрәсең.
Шулай да фотоаппарат объективына ниндидер плакатлар барыбер эләкте. Шулар да, биредә «Ак Барс»ны бик яраталар һәм бәялиләр, дигән фикерне ныгытырга җитте.
Үземә кирәкле тукталышта төшеп калгач, мине «Казан афишасы» тактасы каршылады. Анда «Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы турындагы плакатны очраттым. Дөресен әйтим, хоккейга чакырган мондый галәмәт зур плакатны моңа кадәр беркайда да күргәнем юк иде. Бу бик көчле эшләнгән, аңа игътибар итмәү мөмкин түгел. Шулай да бу юлы Казанда хоккейга эләгә алмадым. «Ак Барс» белән «Салават» ул көнне Уфада уйныйлар иде. Шуңа күрә, уенны карау өчен, Бауман урамындагы бер барга керергә туры килде. Тик анда җирле ТНВ каналы күрсәтми булып чыкты. Тиз генә икенче бер урын табарга туры килде.
«Ак Барс» Казанның сувенирлар лавкаларында да үзенең ныклы урынын алган. Каланың җәяүлеләр йөри торган үзәк урамында клуб атрибутикасы белән сувенирлар күп сатыла. Беренче очраган урында ук «Зарипов» фамилиясе язылган хоккей күлмәген таптым. Биредә, хоккей киемнәреннән тыш, «Ак Барс» шарфларын да очратырга була. Бауман урамында шулай ук «Рубин», хәтта «Зенит», «Спартак» атрибутикаларын да очраттым.
Сувенирлар кибетендә дә спортның үз почмагы бар. «Ак Барс» дип язылган бейсболка биредә «Казан» дип язылганына караганда 300 сумга кыйммәтрәк тора. Кибеттә, урамга караганда, спорт атрибутикалары ассортименты киңрәк. Биредә «Ак Барс» атрибутикасы белән алкаларны да, бокалларны да, канцелярия кирәк-яракларын да табарга була.
Китәр алдыннан, шәһәр үзәгендәге ЦУМга керәбез. Биредә дә атрибутика сатыла торган урынны таптык. Анда җирле клублар атрибутикасын гына түгел, Россия акчаларына ил җыелма командалары символикасын сатып алырга да мөмкин. Шулай да биредәге ассортимент «Татнефть-Арена»дагы кибеткә караганда ярлырак.
Миңа Россиянең хоккей нык үскән шактый шәһәрләрендә булырга туры килде. Шул ук үзем яшәгән Ярославльне генә алыйк. Аны Казанга караганда туристлык ныграк үскән кала дип саныйм. Тик безнең шәһәрдә, «Арена-2000»нән тыш, «Локомотив» атрибутикасын табу кыен. Ә менә Татарстан башкаласында мондый проблема юк. Дөрес, монысы гына Казанның хоккей шәһәре булуын раслау өчен җитми, билгеле. Шулай да «Ак Барс»ны биредә бик яратулары хак. «Арена»га да халык күбрәк йөрсен иде».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading