16+

Казан Җиңү көненә әзерләнә

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Төп чаралар исә ике урында - Ирек мәйданында һәм Җиңү паркында үтәчәк.

Казан Җиңү көненә әзерләнә

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Төп чаралар исә ике урында - Ирек мәйданында һәм Җиңү паркында үтәчәк.

Бәйрәмнең төп катнашучылары шәһәрдә яшәүче 26150 сугыш ветераны, шул исәптән сугышта катнашкан 1815 ветеран булыр дип көтелә. 9 Май көненә кадәр шәһәрнең төрле районнарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелисклар һәм һәйкәлләр янында төрле чаралар һәм митинглар уздырылу ниятләнелә. Җиңү көненә багышлап, 100дән артык чара үткәреләчәк, күргәзмәләр, бәйгеләр, концертлар һәм башка бик күп чаралар үткәрү планлаштырыла, дип таныштырды «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева.
8 май көнне бөтен республикадан җыелган ветераннар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Җиңү көненә багышланган тантаналы бәйрәмдә очрашачак.
Иң төп һәм мөһим чаралар исә 9 Май көненә билгеләнгән. Иртәнге сәгать 8.00дә Арча һәм Архангель зиратларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, республика һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре белән берлектә, тантаналы рәвештә веноклар һәм чәчәкләр салачак. Сәгать 9.00дә Җиңү паркында ТР Президентының Мәңгелек ут һәм сугыш елларында ялгыз калган Тол хатын-кызлар һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәкләр куюы ниятләнелә. Сәгать 10.00дә исә Ирек мәйданында Казан хәрби гарнизоны гаскәриләренең парады башлана. Соңрак исә сәгать 13.00гә кадәр Казан һәм республикабызның ансамбльләре, иҗади коллективлары күңелләрне ачачак.
Сәгать 12.00дә Җиңү паркында халыкның массакүләм йөрүе башлана. Монда тематик мәйданчыклар оештырылачак. Алга таба бәйрәм чараларын «Җиңү фанфаралары» балалар фестиваленең гала-концерты дәвам итәчәк, ул исә көндезге икедә тынлы оркестр чыгышы белән башланып китәргә тиеш. 18.00дә исә яшьләр өчен концерт мәйданчыгы эшли башлый. Җиңү паркындагы чаралар 22.00дә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading