Шәһри Казан

Казан, исемең матур

Казан атамасы турында күп фаразлар бар. Шуларның берсе - «алтын казан» турындагы легенда. Имеш, хан кызы су алганда «алтын казан»ны елгага төшереп җибәргән. Шуңа шәһәрне Казан дип атаганнар. Бу легенда күптән түгел сәхнәдә куелган музыкаль әсәрнең үзәгендә тора. Гомумән, Кабан күле төбендәге алтын, Сөембикәнең манарадан ташлануы кебек мифларга корылган һәм...

Реклама

Манараның авышлыгын да туристларга тулы аңлату сорала. 1552 елда Казан Кремленең диварлары ике тапкыр махсус казып шартлатыла. Бу турыда шул заманның шаһитлары, «җир селкенеп торды», дип язганнар. Җир тетрәүгә тиң шартлаулар нәтиҗәсендә, әлеге манара-төрбә, нигезе ком һәм акшарлы таш (йомшак таш) катламнарында булу сәбәпле, бер якка авыша, утыра, әмма җимерелми. Бу шартлаулар, Казанның Большая һәм Малая Проломная урамнары булып, тарихка кергәннәр.
Казан атамасына фәнни якын килеп карыйк. Мәгълүм булганча, авыллар һәм шәһәрләр сулы, чыганаклы урыннарны сайлап корылганнар. Суны изгеләштерү дә мөһим урын алып торган. Табигать күренешләрен кешегә охшату (елга култыгы, яр кашы, тау бите) һәм чагыштырулар борынгы заманнарда аерым көчкә ия булган. Кешеләр табигатькә җанлы нәрсә дип караганнар. Чыганакларны изгеләштерү хәзерге заманда да сизелеп тора.
Казан атамасы да әлеге тарихларга һәм тел закончалыкларына бәйле. Сүзлекләрне ачыйк. АНАК сүзе элекке заманнарда «күз яше» дигән мәгънәне аңлаткан. ЧЫГАНАК сүзен ЧЫГА/АНАК (ЧЫГА/ЯШЬ) дип тә әйтеп һәм укып була. Бу инде борынгы бабаларыбызның җир өстенә бәреп чыккан кадерле, саф, изге суны кеше күзеннән бәреп чыккан яшькә тиңләүләре, охшатулары, изгеләштерүләре.
Телебездә аның КҮЗ дигән өлеше дә бар икән. Мамадыш шәһәрендә ПУЗАНКА дигән күп сулы һәм бик борынгы чыганак бар. Ул инде, текә ярлар ясап, ПУЗАНКА тавы атамасын да барлыкка китергән. Саф суын Вятка елгасына коя. Ихтимал, әлеге чыганак та борынгы заманнарда бу урында авыл төзелүгә сәбәп булгандыр.
Әлеге сүзнең ПУЗ өлешен КҮЗ дип укый алабыз (ПУЗ=ПҮЗ=КҮЗ). Чөнки (тарихи фонетикада расланганча) борынгы телебездә П-К-Т-Х-Ф кебек тартык авазлар күчемлелеге күзәтелә. Хәзер дә хатын-катын, чишен-тишен, тели-кели, Казанлы-Хузангай дип сөйләшү яши. Соңгы мисал чуаш теленә ишарә. Фәндә расланганча, борынгы болгар теле чуаш теленә якын булган. Димәк, әлеге атамалар - ерак болгар бабаларыбыз сүзләре. Бу дәлил Казанның тарихы мең ел белән чикләнмәвенә дә ишарә.
ПУЗАНКАның икенче өлеше АНКА. Моны АНАК дип укый алабыз. Чөнки (КА=АК) биредә телдәге авазлар күчеше күренеше бар. КА русча әйтелеш нәтиҗәсе дә. ПУЗАНКА, КАЗАНКА кебек сүзләр - руслар белән яшәү үзгәрешләре. Асылда, әлеге ике сүз чыганакларны «күз яше чыга» дип атаудан КАЗАН шәһәре атамасы барлыкка килүне раслый.
Ихтимал, шәһәр корыласы урында чыганаклар күп булып, КҮЗАНАКлы (һәм Иделгә якын) җиргә кала төзик, дип, хәл иткәннәр борынгы бабаларыбыз. Иске Казанда (Болгарда да) изгеләштерелгән чыганак булу, Яңа Казанда изге чыганак хәзер дә хөрмәт ителү, әлеге сүзнең шәһәр атамасына да күчүе гаҗәп түгел. Тел һәрвакыт кыскаруга омтыла. Бу атама да кыскара барган. ЧЫГАНАК=КҮЗАНАК=КАЗАНАК=КАЗАН=КАЗАН/КА/.
Күренә ки, Казаныбызның тарихы мифлар белән генә чикләнми. Ул гаҗәп шигъриятле, тылсымлы. Аның тетрәндергеч сәхифәләре күп. Аларны сәхнәгә күтәрү безнең изге бурычыбыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: