Шәһри Казан

Казан комлыклары: кызынырга ярый, коенырга юк

Җәйнең беренче аеның яртысы узып бара, әле минем бер тапкыр да су коенганым юк. Берәр комлыкка барып тәнне каралтып, су кереп кайтсаң да начар булмас иде ул. Шуларны уйлый-уйлый, Казанда үзем белгән комлыкларны күз алдыннан үткәрә башладым. Гаҗәп, шуның кадәр зур төзелешләр гөрләгән, көннән-көн матурланып-чистарып барган һәм, иң мөһиме, Идел...

Реклама

Май аенда ук, Казанда биш комлык ачылачак, дип хәбәр иткәннәр иде анысы. Тик Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тикшереп караганнан соң, аларның икесенең: «Түбән Елга аръягы» һәм «Комсомольское» комлыкларының гына коену сезонына әзер булуы ачыкланган. Калганнары: «Локомотив», «Изумрудное» һәм «Глубокое» комлыклары тикшерүне уза алмаган. Сулары да санитар-химик, микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми. Комлыкта ятып, су да керә алмау, кем әйтмешли, тамакка тимәде, мыек кына чыланды, кебек була инде ул.
Казанның миллионнан артык халкына эссе көннәрдә кая барып «суынырга» икән соң?.. Башкалабызда ике аквапарк эшләп тора да бит. Тик атлаган саен анда чыгып йөгереп булмый, бәяләре тешләшә. Аннан соң бардың да, билет алдың да кереп киттең түгел бит әле, халык чират торырга мәҗбүр. Белгәнегезчә, бер Казан халкы гына ял итми шул анда, автобусларга төялеп, күрше республикалардан да киләләр.
Ә су керәсе килә. Казанда коенырлык чиста елга-күлләр юк дип, танышларым Биектау районындагы Әлдермеш авылына хәтле барып җиткән әнә...
Кызганыч, җәйнең иң матур, иң күңелле көннәрендә су кереп калырга ашыккан казанлылар шәһәрдән әллә ничә чакрым ераклыктагы елга-күлләргә барырга мәҗбүр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: