16+

Казан Сабантуенда 70 мең кеше катнашачак

1 августта Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе узачак.

Казан Сабантуенда 70 мең кеше катнашачак

1 августта Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе узачак.

Бәйрәмдә быел 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева әйтүенчә, Сабан туе театральләштерелгән пролог белән башланып китәчәк. Быел Казанның 1010 еллыгын каршылавын исәпкә алып, анда башкалага нигез салыну риваяте сәхнәләштерелер дип планлаштырыла. Прологтан соң татар эстрадасы җырчылары һәм республиканың әйдәп баручы бию коллективлары катнашында бәйрәм концерты башлана.

Сабан туеның төп мәйданында милли утарлар зонасы урнашачак. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары республикада яшәүче халыкларның традицияләре, мәдәнияте, көнкүреше белән таныша ала. Әлеге утарларны Татарстанның 11 муниципаль районы әзерли икән. "Балалар Сабан туе" кысаларында "Күңел ачу йолдызлыгы" аттракционнар аллеясы эшләячәк. Көрәш тә быел үзенчәлекле узарга ошаган. Сабан туе батыры исеменә 200дән артык көрәшче көч сынашачак. Баш батырга сарык тәкәсе һәм "Лада Калина" автомобиле тапшырырга ниятлиләр.

Быел Казан Сабан туен Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашучылар, илкүләм федерацияләр вәкиләре, шулай ук 31 июль-1 август көннәрендә уздырылачак Евразия җирле хакимиятләре конгрессы делегатлары да килер дип көтелә.

Төп мәйдандагы бәйрәм чаралары сәгать 11.00дән 15.00 кә кадәр дәвам итеп, аннары Казан ипподромына күчәчәк. Биредә кунакларга ат чабышы, спорт ярышларыннан тыш, татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, бу көнне "Казан Арена" стадионы янында урнашкан "FINA" паркында да Сабан туена аваздаш бәйрәм чаралары, шулай ук татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт уздыру планлаштырыла.

PS: Махсус билгеләнелгән автобуслар Каенлыкка "Филармониянең концертлар залы", "10нчы микрорайон", "Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексы", "Җиңү проспекты" метро станциясе һәм "Глазунов урамы" тукталышларыннан йөреп торачак.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Сабантуй урынында транспорт хәрәкәтенең тәртипләре белән таныштырды.

Каенлыкка керү Оренбург трактындагы Республика клиник хастаханәсе, ә чыгу Кабан күле ягындагы Ферма шоссесы буенча башкарылачак. Бу участокларда берьяклы хәрәкәт булачак. Ферма шоссесы ягыннан Сабантуй мәйданына таба хәрәкәт ябыла.

Оренбург трактыннан Сабантуй мәйданына илтүче юлның бер полосасы җәмәгать транспортына бирелә. Транспорт чараларын калдырып тору өчен "Урман шәһәрчеге" ("Лесной городок") торак комплексы артында, хәрәкәт буенча сул якта, урын билгеләнгән.

- Мәйданчык алты меңгә якын транспорт чарасына исәпләнгән, ләкин Сабан туена, гадәттә, 10-15 мең автомобиль туплана. Парковка бушлай. Сабан туйларында автомобильләрне урлап алып китүләр булмады, тик автомобильдән әйберләрне урлау очраклары бар. Автоинспекторлар берьюлы меңләгән транспорт чарасын саклап бетерә алмый. Яңгыр яуса, автомобильләр үзәнлектән чыга алмый. Шунлыктан күпләр машиналарына йөгерә, дәррәү кузгалу сәбәпле, юлда бөке хасил була, бәрелешү дә ихтимал. Тынычлап ял итәргә исәпләсәң, Сабан туена автобуста килү иң хәерлесе, - дип киңәш итте полиция подполковнигы Игорь Новиков.

Фото: business-gazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading