16+

Казан җылыту сезонына 99 % әзер, калган 1%ы кайчанга планлаштырыла?

“Көзге җәй”нең җылысына кинәнергә дә өлгермәдек, көннәр кинәт суытып җибәрде.

Казан җылыту сезонына 99 % әзер, калган 1%ы кайчанга планлаштырыла?

“Көзге җәй”нең җылысына кинәнергә дә өлгермәдек, көннәр кинәт суытып җибәрде.

Мондый яңгырлы, җилле салкын һава торышы әле атна буе сакланыр, дип фаразлый синоптиклар. Октябрьдә “әбиләр чуагы” булыр дип вәгъдә итәләр итүен, тик әлегә җылы көннәрне сагынырга гына кала.

Көзгә керүгә шәһәр Башкарма комитетын борчыган төп мәсьәләләрнең берсе – җылыту сезонына әзерлек. Хәер, бу эшне җәйдән үк башлый алар.
“Эшлекле дүшәмбе”дә дә шәһәр мэры Илсур Метшын чыгышында бу темага тукталды.

“Өйдә салкын. Юрган астыннан калын халат, йон оекбаш киеп йоклыйм. Кайчан җылыту сезонын башларлар икән?” – дип борчыла укучыларыбызның берсе – Казаннан Әминә Сәлимова.

Казан шәһәренең Торак коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов әйтүенчә, Казан җылыту сезонына 99 процент әзер. 783 социаль объект, 5270 күпфатирлы йортны җылылык белән тәэмин итә торган алты зур котельный, моннан тыш башка җылылык станцияләре дә эшне башларга әзер тора. Кышка әзерлек барышында 46 чакрым торбаны алыштырганнар һәм яңартканнар. Йортлардагы җылылык системаларын чистартканнар, юдыртканнар. Иске җиһазлар урынына яңалары урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, Адмиралтия бистәсендәге 7 торак йорт, 30нчы балалар бакчасы, “Машина төзүчеләр” мәдәният йорты быелдан яңа схема буенча җылытылачак. Моңа кадәр аларга “Казан вертолет заводы” берләшмәсе мәйданындагы котельныйдан җылылык килә торган булган. Әлеге җылыту үзәге ябылгач, йортлар, яңа төзелгән модульле котельныйга тапшырылган. 378нче балалар бакчасына исә җылылык “Казэнерго” җәмгыятеннән биреләчәк.

Белеп тору өчен: канун нигезендә, урамда биш көн рәттән 8 градус кына җылылык торса, торбаларга җылылык җибәрәләр. Беренче чиратта, җылы балалар бакчасына, медицина учреждениеләренә, уку йортларына бирелә. Былтыр исә Казанда җылыту сезоны 1 октябрьдә башланган булган.
Җылыту сезоны башланганнан соң халыкта сораулар тумый калмый, кайбер йортларда проблемалар килеп чыга. Казан мэриясенең рәсми сайтында бу мәсьәләне күздә тотып махсус “кайнар элемтә” номерлары булдырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading