16+

Казан юлларын төнлә дә төзиләр

Башкала мэриясе һәм «Татмедиа» ААҖ тарафыннан оештырылган төнге рейдта без Казан юлларының әкияттәгедәй көн үсәсен төн үсүен күрдек. Һәр урында эш кайный иде.

Казан юлларын төнлә дә төзиләр

Башкала мэриясе һәм «Татмедиа» ААҖ тарафыннан оештырылган төнге рейдта без Казан юлларының әкияттәгедәй көн үсәсен төн үсүен күрдек. Һәр урында эш кайный иде.

2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, Казанда 12 юл-транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 40 урында җир асты яки җир өсте юл кичүе төзелә.
Шушы эшләрне башкару өчен, федераль бюджеттан 6 миллиард сум акча бирелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, Казанда төзекләндерелергә тиешле урам юллары исемлеге арттырылган. Нәтиҗәдә, 63 урам юлы төзекләндереләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 2 миллиард сум акча күчерелгән.
Ленин дамбасы
Биредә Казансу аша яңа күпер төзелеше бара. «Стройинжиниринг» оешмасының участок җитәкчесе Илдар Ибраһимов таныштырганча, хәзер күперне гидротышлау чаралары үткәрелә, шуннан соң, эстакадага асфальт түшәүгә керешеләчәк. Батурин урамыннан төшү юлы төзелә, күпернең икенче чиратының да терәк баганаларын утырту эшләре башланган. Мэриянең матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Ләззәт Хәйдәров мәгълүмат биргәнчә, Меңьеллык мәйданында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе тоннеленең яртысы эшләнгән. Икенче өлешен казый башлау максатында, якын көннәрдә Үзәк стадион тарафындагы юл полосасы Кремль ягынарак күчереләчәк. Казансу аша 2 яссы эстакададан гыйбарәт булачак күпер-юл чишелеше төзелешен тулысынча тәмамлау 2013 елның язына билгеләнгән.
Казансу күперенең беренче чиратыннан (Кремль ягындагы өлеше) транспорт хәрәкәтен эш режимында октябрь ахырында яки ноябрь башында җибәрү ниятләнелә.
Тукай урамы
Монда канализация челтәре әле 1937 елда ук салынган булган, кайбер урыннарында яңгыр-кар сулары агу торбалары, гомумән, юк. 2007 елда Тукай урамының Татарстан урамыннан Вахитов мәйданына кадәрге арасы төзекләндерелде. Хәзер «Казан» тимер юл вокзалына кадәрге ягы, инженерлык коммуникацияләре белән бергә кабаттан салына. Тукай урамына трамвай юлы да сузылачак, 3 нче һәм 7 нче маршрутларда хәрәкәт гадәттәге тәртиптә оештырылачак. «Коллектив Н.Ершов урамында, Җиңү проспектында, «Миллениум» күперендә асфальт түшәүдә эшләде. Тукай урамы юлын үзгәртеп төзү эшләре 3 сменада бара», - дип белдерде «Камдорстрой тресты» ЯАҖ идарәсе җитәкчесе Илнар Шәрәпов.
Тукай урамы юлын ачу 15 ноябрьгә билгеләнгән.
Мәскәү урамы
«Главтатдортранс» учреждениесенең автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын төзү, төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау идарәсе җитәкчесе Руслан Мусин сөйләгәнчә, Мәскәү урамында, аның Үзәк стадионыннан Чернышевский урамына һәм Г.Камал урамыннан Татарстан урамына кадәрге өлешләрендә, төзекләндерү тәмамланган. Бу көннәрдә Чернышевский урамыннан Г.Камал урамына кадәрге арадагы участок яңартыла.
Мәскәү урамы юлы 15 октябрьдә ачылачак.
Чистай урамы белән Әмирхан урамындагы юл-транспорт чишелеше
Подрядчы оешма - «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсенең баш инженеры Илшат Локманов мәгълүмат биргәнчә, хәзер Әмирхан урамы буенча ачык тоннельләр төзелеше гамәлгә ашырыла. С.Хәким урамы турысында юл борылышлары тоннельгә кереп башкарылачак. Бу участокта җәяүлеләр өчен ике урында юл кичүе дә төзелә. Чистай урамы буенча салынган күпердә транспорт йөри инде.
Әмирхан урамының Четаев урамыннан С.Хәким урамына кадәрге өлешендә хәрәкәтне тулысынча ачу декабрь аена тәгаенләнгән.
Ямашев проспекты
Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илья Коротихин сөйләп үткәнчә, Казанның Зур боҗра юлын төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Стройхимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эшчеләре Ямашев проспектының Гаврилов урамы белән кисешкән өлешендә асфальт түши. Казанның Зур боҗра юлының тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» микрорайонына кадәрге өлешендә киләсе елның гыйнварыннан тизйөрешле трамвай маршруты ачу күздә тотыла.
Подрядчы оешмалар җитәкчеләре үз коллективларына йөкләнгән бурычларның үтәләчәгенә ышандырдылар.
Яңа юллар
Казанда яңа юллар да төзелә. Танк боҗрасындагы юл-транспорт чишелешенең бер тармагы турыдан-туры Пушкин урамына тоташачак. Әмәт бистәсенә илтүче Ипподром урамында юл чишелеше төзелә. Декабристлар урамыннан башланган юл С.Хәким урамына тоташачак.
Әмирхан урамы юлы авиация предприятиеләре территориясеннән турыдан узып, Максимов урамына килеп чыгачак. Серов урамы юлы Лена белән Восход урамнарын ялгаячак.
Бондаренко урамы юлын озынайту Чистай урамыннан Рабочая урамына узарга мөмкинлек тудырачак. Роща Фрунзе урамындагы яңа юлдан Луковский урамыннан Зеленая урамына күтәрелеп булачак. Яңа футбол стадионына 3 нче транспорт дамбасы астыннан, «Миллениум» күперендәге чишелеш кебек, юл сузыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading