16+

Казанда 3 миллиончы туристны зур бүләк көтә

Тарихка кереп калу һәм бүләккә ия булу максатында, бәхетеңне сынап, Казанга берничә мәртәбә сәфәр чыгарсың, билләхи.

Казанда 3 миллиончы туристны зур бүләк көтә

Тарихка кереп калу һәм бүләккә ия булу максатында, бәхетеңне сынап, Казанга берничә мәртәбә сәфәр чыгарсың, билләхи.

Башкалабызга быел 3 миллион 200 мең турист килер дип фаразланыла. Бәхетле 3 миллионынчы турист көз айларында билгеле булачак. Тарихка кереп калу һәм бүләккә ия булу максатында, бәхетеңне сынап, Казанга берничә мәртәбә сәфәр чыгарсың, билләхи.

– Быелгы җәй үзенчәлекле – Футбол буенча дөнья чемпионаты җаваплылык өсти һәм шәһәрне яңа дәрәҗәдә күрсәтү мөмкилеге дә бирә, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. – Россиядән, Идел буе төбәкләреннән, ерак чит илләрдән күпсанлы туристлар көтәбез.
Җанатарларның хәтта ерак Колумбиядән килергә теләп кызыксынуларын беләбез. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Казанда туристлык тармагы – өлгереп җиткән бизнес-тармак. Россиягә килүчеләрнең туристлык картасына ныгытып урнаштык. Без туристлык топ-шәһәрләре исемлегенә кереп кенә барабыз әле, яулыйсы һәм омтыласы үрләр алда.

Казанда җәйге туристлык сезоны 12 майда колачлы “Ай Да Казань!” квесты һәм “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачыла.

“Ай Да Казан!”

Шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерү буенча комитеты директоры Дарья Санникова сөйләгәнчә, “Ай Да Казань!” уен-мәдәни чарасы 12 майда 12.00 сәгатьтә Казан Кремленең төньяк тарафындагы Игенчеләр Сарае каршындагы скверда старт ала. Тамашачы-командалар шәһәрнең тарихи урыннарына бара.

– Квестта 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен ике-биш кешеле команданы туристлык комитетында теркәргә кирәк, – диде Дарья Санникова.

“Тәмле Казан”

Тукай мәйданы янәшәсендәге Меңьеллык паркында 12 һәм 13 майда “Тәмле Казан” гастрономия фестивале үткәрелә. Ул 12.00 сәгатьтән башланып 21.00 сәгатькә кадәр бара.
– Фестивальдә 40 ресторан һәм кафе катнаша. Милли аш-сулар тәкъдим ителә, фермерлар ярминкәсе дә эшли. Балалар өчен махсус зона булдырыла, ризыклар әзерләү тәртипләре өйрәтелә, – диде Дарья Санникова.

“Тәмле Казан” фестиваленә керү түләүсез. Сәхнәдән яңгыраган игъланнарга игътибарлырак булыгыз. Казан рестораннарының берсенә кичке ашка сертификат уйнатыла. Билет нәкъ сезгә эләгергә мөмкин.

Автобус кирәкме, трамваймы?

Казанда 1 майдан ике катлы автобусларның экскурсия маршруты башланды. Алар Тукай мәйданыннан кузгалып, “Казан” гаилә үзәген урап, Миллениум күпереннән кире кайта. “Казан-1” тимер юл вокзалыннан елга вокзалына кадәр “Ретро-трамвай”да сәяхәт итәргә дә була.

Татарча да ишетерсең

Казанның туристлыкны үстерү буенча комитетында 8- 800-350-27-71 “кайнар элемтә” телефоны ачылды. Ул тәүлек дәвамында эшли.

– Казанның истәлекле урыннары, экскурсиягә заказ, Чемпионат вакытында кунакханәләрдәге буш урыннар турында чит телләрдә, шул исәптән татарча да белешмәләр бирелә, – диде үзе дә татар телен өйрәнгән Дарья Санникова.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading