16+

Казанда барлык йортларга да видео камералар урнаштырылачак

Капиталь төзекләндерү программасы буенча тапшырылган беренче йортлар нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Казанда барлык йортларга да видео камералар урнаштырылачак

Капиталь төзекләндерү программасы буенча тапшырылган беренче йортлар нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Быел Казанда капиталь ремонт программасы буенча 280 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Беренче биш йортны яңартып куллануга тапшырганнар да инде. Мәскәү районындагы йортларга тышкы фасадын ремонтлау, түбәсен, коммуникацияләр челтәрен алыштыру, подъездларны буяу белән беррәттән видеокүзәтү системасы да урнаштырганнар. Әлеге йортлардагы ремонтны шәһәр мэры Илсур Метшин да бәяләде.

Торак коммуналь хуҗалыгы Комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенә, быел капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерү эшләренә 1,5 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Төзекләндереләчәк йортлар саны да алдагы еллар белән чагыштырганда күбрәк. Тулаем алганда программа үтәлешенә комачау итәрлек сәбәпләр юк диярлек.

Волгоград урамы 21 нче йортны ремонттан соң танырлык түгел. Бу йортка инде 50 елдан артык икән, 1963 елдан бирле төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән булган. Йортның су үткәргеч торбаларын, җылылык системасын тулысынча алыштырганнар, кыскасы,подвалдан алып түбәгә кадәр яңартканнар.

Ни хикмәт, җылылык системасын кыш көне алыштырганнар, тик йортта яшәүчеләр: «Башта туңарбыз инде дип борчылсак та, җылылык торбаларын алыштырганны сизми дә калдык. Барысын да тиз арада эшләделәр», - дип сөенәләр.

Капиталь ремонт программасы кысаларында йортларга видеокүзәтү урнаштыру тәҗрибәсе Казанда әле беренче генә тапкыр кулланыла. Йортта 7 видео күзәтү камерасы урнаштырылган, аларның дүртесе тышкы яктан подъездга керүчеләрне күзәтсә, икесе подвалга төшү юлын чагылдыра. Барлык мәгълүматлар да йортта урнашкан махсус серверда туплана, һәи идарә итү компаниесенә, полиция бүлекчәсенә җиткерелә икән.

Ремонттан соңгы йортларны күреп, Илсур Метшин да канәгать калган.

- Капиталь төзекләндерү программасы буенча быел тапшырылган беренче йортлар өр-яңа кебек күренә. Аларны хәзер "хрущевка" дип атарга тел дә әйләнми. Видеокүзәтү системасына килгәндә, бу һичшиксез, кирәкле нәрсә. Куркынчсызлык мәсьәләсе яшәүчеләр өчен һәрвакыт актуаль, - диде Илсур Метшин. Киләчәктә Казандагы барлык йортларга да камералар куелачагы турында да искәртте.

Фото: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading