16+

Казанда беренче лекотека ачылачак

Казанның Яңа Савин районында төзелеп килгән 12 нче балалар бакчасында үсешендә проблема булган балалы гаиләләргә психологик-педагогик яктан ярдәм итеп-күзәтеп тору өчен махсус төркем ачыла. Балалар анда өлкәннәр белән аз вакытка гына киләчәк. Бакчада логопед, дефектолог, психолог, психиатр кебек белгечләр эшләячәк.

Балалар бакчаларына чиратларны бетерү максатыннан, былтыр Казанда 7 балалар бакчасы төзелә башлаган, хәзер аларның 120шәр урынлы 3есе гамәлгә кертелгән. С.Хәким урамындагы 12 нче бакча исә, төзүчеләр сүзләренчә, төзелеше югары әзерлекле (75 процент) дип санала, тагын 2сендә төзелеш эшләре бара. Болардан тыш, республика программасы буенча, Татарстан башкаласында, шул исәптән Отары, Вознесение, Кадышево һ.б. бистәләрдә дә барлыгы 26 балалар бакчасы төзеләчәк. «Хәзерге вакытта бик зур күләмдә эш башкарырга туры килә, ләкин бу сыйфат ягына сукмаска тиеш: хәзер экспертиза уздырырга, җәйгә төзелешне очлап чыгу өчен, әзерлек эшләре башкарырга кирәк», - дип белдерде 12 нче бакча төзелеше барышы белән танышырга килгән Казан мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading