16+

Казанда чүпне аерып җыя башладылар: безнең халыкны моңа өйрәтеп булырмы?

1 августтан Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проекты башланды.

Казанда чүпне аерып җыя башладылар: безнең халыкны моңа өйрәтеп булырмы?

1 августтан Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проекты башланды.

Хәзер районда яшәүчеләргә чүрләрен ике төрле контейнерга бүлеп салырга кирәк була. Проектка старт августның беренче көнендә бирелсә дә, чүп савытларын бер атна кала ук урнаштырдылар. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчеләре яңалыкны үз күзләре белән күрергә дип, Авиатөзелеш районына юл тотты.

Өйрәнербез...

Чүп савытлары үзләре яңа түгел икән, шул ук кара яшел төстәге контейнерлар, аларга фәкать язулар гына ябыштырылган. Сары кәгазь ябыштырылган контейнерларга халык эшкәртелә ала торган калдыкларны салырга тиеш. Нинди калдыклар салырга мөмкин булуы турында үрнәк тә күрсәтелгән, фотосы да, татар һәм рус телендә язуы да бар. Алардан күренгәнчә, савытка металл, кәгазь, катыргы, пыяла, полиэтилен, пластик шешәләр салырга була. Соры кәгазьле контейнерларга җыелган чүп исә каты көнкүреш калдыклары полигоннарына озатылачак. Аларда азык-төлек калдыклары, өс киеме, аяк киеме, глянец кәгазь (журналлар, реклама буклетлары), продуктлардан бушаган савытлар җыелып барачак. Контейнерлар эчендәге чүпкә карап кына дөрес бүлеп салалармы икәнлеген белеп булмый, барысы да полиэтилен пакетларда ята. Сары кәгазь ябыштырылган контейнерлар бергә куелган, соры кәгазьлеләре дә бер-бер артлы янәшә тора. Ике төрле чүп савытын кирпечтән өелгән тар гына стена аралап тора.

Озак та көттерми, кулларына чүп тоткан кешеләр күренә башлады. Үзен Надя дип таныштырган олырак яшьтәге ханымның кулында бәрәңге, яшелчә кабыклары салынган пакет иде. Аны-моны карап тормый гына, ике метр ераклыктан сары кәгазь ябыштырлган контейнерга атып бәрде. Чүпне дөрес салмадыгыз бит дигәч, ике кулын җәеп, ә кая салырга тиеш идем, диде аптырап. Төртеп күрсәткәч, бу өч контейнер безнең йорт ягында булгач, безнең өчен, ә теге яктагысы каршы йорттагылар өчен дип белә идем, диде. Контейнердагы язуларны укып-аңлатып биргәч, гаҗәпләнүдән тел шартлатты. Икенче юлы һичшиксез аерып салачакмын, диде. Безнең белән башка чүп түгүчеләрне дә күзәтәсе итте. 35-40 яшьлек ир-атның кулында ике төрле пакет иде. Пластик шешеләрне дә, калган чүбен дә дөрес итеп аерып салды. Сөйләшергә вакытым юк дип, машинасына утырып китеп барды.

Тагын бер яшьрәк хатын-кыз бер кулына пакеттагы чүпне, икенче кулына иске пластик тазын тоткан иде. Ул да аерып салды. Яңалыкны хуплавын әйтеп, күптән кирәк иде, әмма ул контейнерларны чынлап та ике төрле машина алып китәрме икән соң, дип шикләнүен белдерде. Икенче берәү чүп контейнерларының бер-берсеннән бик нык аерылмавын, шул ук яшел савытлар булгач, кайберәүләрнең белмәвен, аларны, тиз аерыр өчен, кызыл, сары кебек төсләргә буярга кирәклеген дә әйтте.


Тышкы кыяфәтенә караганда, таушалган йөзле, пычрак киемле урта яшьләрдәге ир-ат килеп, эшкәртелергә мөмкин булган чүп салынган контейнерга сузыла-сузыла кулы белән кереп китеп, картон кисәкләрен эзләп тапты һәм үзе белән алып килгән өем өстенә куйды. Янәшәдә генә картон тапшырып була торган пункт икән, шуның ачылганын көтте.

Сөйләшә торгач, күпләрнең чүпне аерып салырга кирәклеге турында подъезд ишекләренә ябыштырылган плакаттан белеп алганнарын белдек. Үзебез дә берничә йортны карап чыктык, әмма кайбер ишекләрдәге плакатларны ертып алганнар иде.

Өйрәтәбез...

Чүпне аерып җыярга кирәк дип күптән сөйләп килсәләр дә, ниһаять, боз кузгала башлады кебек. Казан башкарма комитетында узган бер киңәшмәдә комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, бу бер-ике контейнер гына кую түгел, ә масштаблы пилот проект. Әлеге зур эш “Авиатөзелеш районы идарә итүче компаниясе” карамагындагы күп фатирлы йортлардан башланды. 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылган. Моннан кала, аеруча куркыныч калдыклар – кечкенә батареялар, терекөмешле, люминесцент энергия саклый торган лампалар, градусниклар өчен 80 экобокс алырга планлаштырыла дигәннәр иде. Алары без караган мәйданчыкларда күренмәде.

Чүп контейнерларын куеп кына эшләп булмаячагын башкарма комитетта аңлыйлар, әлбәттә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, район кешеләренә мәгълүмат бирү өчен листовкалар таратылачак, игъланнар, плакатлар һәм баннерлар эленәчәк. Ул юеш һәм коры калдыкларны аеру мөһимлеген аңлатып:
– Юеш калдыкларга беренче чиратта азык-төлек калдыклары керә, аларны макулатура – эшкәртүчеләр өчен мөһим фракция белән бер савытта саклау ташларга гына яраклы массага әйләндерә. Кәгазь янына юеш чүпрәк эләксә дә, шул ук хәл була, – дигән башкарма комитет урынбасары.

Ә чүпне аерып җыярга өйрәнү өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Казан хакимиятенең моңа да җавабы әзер. Проектка старт бирү алдыннан  Авиатөзелеш районында йортлар буенча өлкәннәрне семинарларга чакырып, чүпне аерып җыярга өйрәтергә керештеләр. Шулай ук пилот проектында катнашу өчен волонтерларны җыялар. Волонтерлар шәһәрлеләргә чүпне аерып җыю кагыйдәләрен аңлатачак.
Калдыклар белән эш итү культурасын мәктәптән үк башларга планлаштырыла. Казанның Мәгариф идарәсе торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белән берлектә укучыларга экологик тәрбия программасын булдырды. Уку елы башына мәктәпләргә пластик һәм макулатура өчен контейнерлар алыначак һәм урнаштырылачак. Искәндәр Гыйниятуллин структур бүлекчәләр җитәкчеләрен бүлекләрдә һәм предприятиеләрдә чүпне аерып җыюны кертергә чакырды.

– Торак-коммуналь хуҗалык комитеты мисалында әйтә алам, комитетта бер ел элек оештырылган макулатура һәм пластик җыю учреждение бюджетының чыгым өлешеннән калдыкларны чыгару өчен түләүне бетерергә мөмкинлек бирде, – ди ул.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин сүзләренчә, проектның нәтиҗәсенең никадәр югары булуы кешеләргә нинди чүпне җыярга кирәклекне аңлатудан тора.
– Һәрвакыт бернидән дә хәбәрдар булмаган кешеләр табылып тора, белүче кешеләргә дә өйрәнергә авыр булачак. Ләкин башларга кирәк. Әлегә бер район, бер идарә итүче компания территориясендә, алга таба эшне киңәйтәчәкбез, – диде ул эшлекле дүшәмбедә.

Өйрәнәләр...

Казанда чүпне аерып җыю буенча «Экологично|Казань» проекты актив эшләп килә. Проект активисты Рената Насыйбуллина белән без чүпне аралап җыю практикасының никадәр уңышлы булачагы турында сөйләштек.

– Халык ягыннан кызыксыну бар, акрынлап активлаша да баралар. Мин бу проектка үз тәҗрибәмнән чыгып килдем. 2014 елда "Мега" кибете акция уздырды. Берничә ишегалдына пластик, макулатура һәм пыяла җыю өчен төрле төстәге контейнерлар куйдылар. Безнең ишегалды акөиядә җиңүче булды. Әмма, ни кызганыч, бу чара шул акция генә булып калды. Контейнарлар да юкка чыкты. Ә без гаиләбез, туганнарыбыз белән бу вакыт эчендә чүпне аерып җыярга өйрәнгән идек инде. Ул чорда сортларга бүленгән чүпне җыю пунктлары хәзерге кебек актив эшләмәде. Бүлеп җыелган чүпне компанияләргә дә биреп карадык, алар исә юридик затлар белән генә эшләүләрен әйтте. Шуннан соң мин башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, үзем акцияләр үткәрә башладым, – дип сөйли ул.

Рената 2016 елга аяк басар алдыннан, Яңа елда иске әйберләрдән котылыйк дигән традициягә таянып, беренче акцияне үткәрә. Әлеге чара Казан халкы арасында чүпне аерып җыюга ихтыяҗ барлыгын күрсәтте, ди ул. Хәзер ул фикердәшләре белән икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункт булдырган. Алар айга берничә тапкыр, Газель машинасы яллап, Казан районнары буйлап чыгалар һәм макулатура, кием, пластик, иске пластик уенчыклар, CD дисклар, йогуртлардан бушаган савытларны җыялар.

– Машинага үзебезнең логотипны беркетәбез. Халык нәрсә җыюыбыз белән кызыксына, сорашалар. Тиз генә китереп тә бирәләр. Социаль челтәрләр аша белеп алып, көтеп торучылар да бар, – ди Регина.

– Ә сез аларны аннары кая куясыз?
– Яхшырак хәлдә булган кием-салымны хәйрия оешмаларына, калганын икенчел чимал буларак җыя торган кием кибетләренә бирәбез. Пластик, макулатура кабул итүчеләргә тапшырабыз. CD дискларны Санкт-Петербургка, пластик уенчыкларны Мәскәүгә озатабыз. Аларны фәкать шул шәһәрләрдә генә җыялар. Эшли башлаганнан бирле 10 тонна икенчел чимал җыйдык. Бер кеше уртача бер елга 500 кг чүп түгә дип уйласак кына да, без 25 кешенең чүбен чүплеккә озатудан саклап калдык дигән сүз. Халык та безнең эшне хуплый, чүпне аралап җыярга акрынлап өйрәнәләр.

– Авиатөзелеш районында башланган проектның киләчәген сез ничек фаразлыйсыз?
– Активистлар гына түгел, хакимияттәгеләр дә бу эшкә алынуы сөендерә. Чүпне аерып җыю буенча эш чынлап та башланды дияргә була. Проект башында ук халык арасында агарту чаралары да алып барыла. Минемчә, контейнер янына ук басып, кайсы чүпне кая ыргытырга кирәклеген аңлату мөһим. Аңлату чараларын бәйрәм кебек уздыру да комауламый. Контейнерларны куйдың да бетте-китте дип уйларга кирәкми. Универсиада вакытында махсус контейнерлар куелды, ә халык анда нәрсә ыргытасын белмәде дә. Ничек кинәт барлыкка килсәләр, алар шулай юкка да чыкты. Халык арасында аңлату эшләре бармады. Хәзер исә ныклап тотындылар. Башка шәһәрләрнең халык белән эш алып бару тәҗрибәсен истә тотып әйткәндә, проектның киләчәгенә ышанам. Халык та экологиягә битараф түгел, аларны чиста шәһәрдә яшиселәре килә.

«Эко-Приоритет» компаниясе учредителе Богдан Сабуров фикеренчә дә, халык арасында пропаганда эше алып барган очракта, алар яңалыкка тиз күнегәчәк.
– Аларга чүпне аралап җыюның ни өчен мөһим булуын, чүпнең кая озатылачагын, икенчел чималдан нәрсә эшләп булуын аңлатырга кирәк, – ди ул.

Богдан Сабуров 2016 елдан бирле пластик шешеләр җыю белән шөгыльләнә. Алар чүп мәйданчыклары янәшәсенә пластик шешә җыела торган махсус контейнерлар урнаштырган.
– Ел ярым эчендә халык тиз ияләште дияргә була. Социаль челтәрләргә һәрдаим язып торалар, кемдер үз ишегалларына куярга куша, кемдер контейнер тулды, алып китегез дип яза. Элек пластик шешәләр өчен куелган  контейнерларыбызның 30-35 проценты башка чүптән тора иде, хәзер ул 20-25 процентны тәшкил итә. Халык бу эшкә аек акыл белән карый башлады, – дип сөйләде Богдан.

Ун сорауга җавап

Эксперимент ни өчен кирәк?

Казанда икенче тапкыр эшкәртергә яраклы чүп күп җыела. Узган елда Казанда 2800 тонна макулатура җыелган. Моның кадәр кәгазь чыгару өчен 50000гә якын агач кулланыла. Шуның кадәр агач Казанның иң зур 15 паркында үсә. Димәк, чүпнең 1 процентын аеру 15 паркны саклап кала ала.

Контейнерларга җыелган чүпне бер машинамы, әллә төрле машиналар килеп алачакмы?

Машина бер генә булачак. Ләкин ул башта бер төр контейнерны бушатачак, аннары – икенчесен. Чүп кушылмаячак. Ул шулай ук чүпне күчереп төяү станциясендә дә кушылмаячак.

Контейнерлар ничек еш бушатылачак?

Идарә итүче компаниядә каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы бар. Чүп контейнерлар тулуга бәйле рәвештә чыгарылачак.

Аерылмый торган чүп каты коммуналь калдыклар полигонына чыгарылачакмы?

Ике контейнердагы чүп тә Васильченко урамында чүпне күчереп төяү станциясенә озатылачак, шуннан соң анда ул төрле фракцияләргә аерылып, эшкәртелергә җибәреләчәк, ә аерылмый торган чүп каты коммуналь калдыклар полигонына озатылачак.

Әлеге эксперимент түләүләрдә чагылыш табачакмы?

Юк. Түләүләр артмый да, кимеми дә. Эксперимент нәтиҗәле булса, чүпне чыгару өчен тарифлар кимергә мөмкин.

Икенчел чимал кая озатылачак?

Эшкәртү өлкәсе илдә начар үскән, кайбер пуктлар йөзләгән километр ераклыкта урнашкан. Катыргы Волжск шәһәренә озатылачак; полиэтилен – Казан һәм Магнитогорск шәһәрләренә; пыяла – Новочеркасск шәһәренә (киләсе елга “М7” индустриаль паркында пыяла эшкәртү заводы барлыкка килергә мөмкин); макулатура (кәгазь, газета) – Казанга; ПЭТ – Яшел Үзән районына.

Искәртеп үтәргә кирәк, беренчел чималдан әйбер чыгару, икенчел чималдан ясауга караганда, эшмәкәрләргә арзанрак бәягә төшә. Шуңа күрә, моның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә булышлык итү чаралары булырга тиеш.

Проект барлыкка килү Казанда чүп яндыру заводы төзелү белән бәйлеме?

Юк, бәйле түгел. Чүп яндыру заводы буламы-юкмы, чүп аерылырга тиеш. Чүпне полигоннарда саклау – дөрес түгел, моның өчен 900 га җир сарыф ителә. Моның кадәр җир Казанда юк та. Чүп яндыру – калдыклар белән эшнең соңгы этабы.

Казанда пластик шешәләр җыю өчен контейнерлар куелган. Әлеге тәҗрибә үзен ничек күрсәтте?

Бу уңай тәҗрибә булды. Казанда 1,6 мең ишегалдында (барлык йортларның өчтән бер өлеше) мондый контейнерлар урнаштырылган.

Куркыныч калдыкларны: батареялар, энергия саклый торган терекөмешле, люминесцент лампалар, градусниклар җыю өчен 80 экобокс була. Ни өчен алар саны контейнерларга караганда азрак?

Экобокслар һәр йорт янында кирәк түгел. Алар халык күп йөргән урыннарда урнаштырылачак һәм ярты ел дәвамында тулачак. Кесәгә дүрт батарея тыгып, аларны экобокска ташлап калдырырга авырлык тудырмый.

Авиатөзелеш районында 10 экобокс урнаштырырга планлаштырыла. Калганнары 6 районга бүленәчәк. Шулай итеп, һәр районда 10-12 экобокс булачак.

Бу тәҗрибә башка районнарда дәвам итәчәкме?

Авиатөзелеш районында әлеге проект үзен ничек күрсәткәнен көтик. Шулай да, теләк белдерүчеләр булды инде, мәсәлән, “Салават күпере” һәм Вахитов районында яшәүчеләр.

Саннар

Россиядә ел саен 35-40 тонна каты көнкүреш калдыгы җыела. Алар, гадәттә, санкциясез чүплекләрдә җыелып бара. Ә алар Россиядә 23 меңнән артык. Легал булган чүплекләрнең саны – 7 мең. Чүпнең нибары 0,5 проценты гына эшкәртелә, 4,5 проценты яндырыла, калган өлеше чери яки табигатькә зыян сала.
*
Республикада калдыкдар белән эшли торган 425 компания бар. Аларның 70 проценты чүпне җыя һәм ташый. 43 компания утильләштерү белән, ә нибары бер компания зыянсызландыру белән шөгыльләнә.
*
Ел саен 9 миллиардов кг чүп океанга эләгә, аның күбесе – пластик әйберләр.
Чүп савытының 30-50 процентын икенчел чимал буларак эшкәртергә мөмкин.
*
Бер елга дүрт кешелек гаилә 150 кг пластик, 100 кг макулатура һәм 1000 пыяла шешә ыргыта.

Чүбен өйдән чыгармый

«Дом без отходов» бестселлеры авторы – Калифорниядә яшәүче Беа Джонсонның гаиләсендә чүп җыелмый дияргә була. Чүпсез тормыш идеясе аңарда 2006 елда барлыкка килгән. Яңа өйгә күченгәндә, алар бик кирәк булган җиһазларны гына алган, элеккеге өйдән килгән әйберләрнең 20 процентын гына яңа өйгә алып кергәннәр. Киемне алар сэконд-хендтан ала, тузгач, икенчел чимал өчен эшкәртүгә тапшыра. Беаның нибары ике күлмәге, ике итәге һәм берничә комплект киеме генә бар ди. Чүпсез тормыш турындагы лекцияләрне сөйләргә дә ул туфлиләрне безнең телдәге хәерче базарыннан ала. Өй җыештырганда аш серкәсе генә куллана. Тешне сода белән чистарта. Кибеткә киндер сумка һәм банкалар белән йөриләр. Йомырканы савытсыз гына фермерлардан сатып алалар. Ризык калдыкларын компост буларак кулланалар. Кайберләрен, витамин да булыр дип, кабыгы белән ашыйлар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading