16+

Казанда пенсионерлар өчен сату урыннары булдырылачак

Шәһәр муниципалитеты урамда сезонлы сату урыннарын киңәйтергә исәпли.

Казанда пенсионерлар өчен сату урыннары булдырылачак

Шәһәр муниципалитеты урамда сезонлы сату урыннарын киңәйтергә исәпли.

Баулы базарында булган күңелсез хәлдән соң (исегезгә төшерәбез: базарда бабайга бәрәңгесен сатарга ирек бирмәгәннәр, аренда өчен акча сораганнар, бәхәстән соң, кәефсезләнгән бабай, бу вакыйганы авыр кичергән, йөрәге авыртып, икенче көнне вафат булган иде) Казанда сатучы пенсионерлар өчен аерым шартлар тудырырга булганнар. Казан муниципалитеты ел азагына кадәр пенсионерларга махсус сату урыннары булдырырга уйлый.

Хәзерге вакытта шәһәрнең базарлары белән пенсионерларга бушлай, яки бик арзанга гына түләп сатарга мөмкинлек биргән урыннары булдыру турында сөйләшүләр бара, бу формат башка шәһәрләрдә, әйтик, Мәскәүдә уңышлы кулланыла икән.

Гомумән дә, Казан муниципалитеты сезонлы төстә урамда сату нокталарын киңәйтергә исәпли. Башкалада кешенең үз йортында җитештергән товарны сату өчен урыннар булдырылачак, туңдырма сату нокталарын Казан күренешләре белән бизәячәкләр, ә урамнарда кофе тәкъдим итүче мобиль "машиналар" йөреп торыр дип уйлыйлар. Казанның Икътисад үсеше комитеты рәисе Илдар Шакиров әйтүенчә, быел шәһәр эшмәкәрләргә сезон вакытында сату өчен 350 объект бүлеп биргән. Эшмәкәрләр, кайсы урында нокталарын урнаштырачакларын аукционда катнашып билгели. Сату нокталары урамнарда гына түгел, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда, комлыкларда да булыр дип ниятләнә. Шәһәр үзәгендә исә эчемлекләр сата торган махсус автомат җайланма урнаштырылыр дип тә көтелә. Шулай ук спорт инвентаре, үсемлекләр алып була торган урыннар да булдырырга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading