16+

Казанда Сабан туена бүләкләр җыю бәйрәме узды

Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туеның төрле ярышларында һәм халык уеннарында булачак җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю - «Сөрән сугу» бәйрәме булып узды.

Казанда Сабан туена бүләкләр җыю бәйрәме узды

Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туеның төрле ярышларында һәм халык уеннарында булачак җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю - «Сөрән сугу» бәйрәме булып узды.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе оештырган бәйрәмдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары бистә урамнарына милли киемнәрдән чыкты. Яшь егетләр һәм кызлар «Сабантуй» халык җырын һәм милли көйләр башкарып урамнар буйлап узды. Театраль тамаша концерт номерлары һәм халык уеннары белән үрелде. Оештыручылар балалар өчен милли гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне белүгә багышланган төрле бәйгеләр һәм викториналар әзерләгән иде.
Татар халкының милли бәйрәме быел башкаланың өч мәйданында: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каенлыкларда, Аккош күлендә уздырылачак.
Башкала Сабан туеның төп мәйданы Тынычлык бистәсендә оештырыла. Бәйрәм чаралары иртәнге 11дә театральләштерелгән тамаша белән башланып китә һәм татарча көрәш белән дәвам итәчәк. Абсолют батырга, гадәт буенча, тәкә һәм «Лада Калина» машинасы тапшырачаклар. Спорт ярышларында катнашырга теләүчеләр гер күтәрү, иңгә көянтә-чиләк салып узышу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы һ.б. уеннарда көч сынаша алачак. Мәдәни мәйданда бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен татар эстрадасы җырчылары ачачак. Балалар өчен махсус балалар Сабан туе оештырыла. Нәниләр милли бәйрәм ярышлары, конкурсларында катнашудан тыш, Казан зоопаркы хайваннарын күрә һәм понида, атларда йөри алачак.
Аккош күлендәге бәйрәм иртәнге 10да «Болгарстан риваяте» театральләштерелгән тамашасы белән башлана. Бәйрәм кунаклары күрше республикалардан килгән фольклор коллективлары чыгышларын да караячак. Дәрвишләр бистәсе Сабан туе да шул вакытта старт алачак. Анда «Кояшлы КиВиН» мәйданчыгында КВН командалары җәйге фестивален үткәрәчәк.
PS. Тынычлык бистәсенә электричкада да бару мөмкинлеге булдырылган - кунакларга уңайлы булсын өчен бу көнне 2 поезд билгеләнгән: Казан-Каенлык юнәлешендәге 6706 нчы поезд Казаннан 10.15 сәгатьтә кузгала һәм каенлыкка 10.29 сәгатьтә барып та җитә, ә Каенлык-Казан юнәлешендәге 6705 нче поезд 14.35 сәгатьтә кузгала һәм 14.46 сәгатьтә Казанга кайтып та җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading