16+

Казанда сигез спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Казанның һәр районында, «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында, тагын сигез универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Мәйданчыклар яңа уку елының беренче чирегенә инде әзер булырга тиеш. Аларда, гомумән алганда, мини-футбол өчен ясалма өслекле кыр, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен махсус урыннар, төрле тренажерлар һ.б. булдырылачак.

Казанда сигез спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Казанның һәр районында, «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында, тагын сигез универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Мәйданчыклар яңа уку елының беренче чирегенә инде әзер булырга тиеш. Аларда, гомумән алганда, мини-футбол өчен ясалма өслекле кыр, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен махсус урыннар, төрле тренажерлар һ.б. булдырылачак.

Спорт мәйданчыкларын төзүгә республика бюджетыннан 16,3 млн сум акча бүлеп бирелгән. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә аларның кайда төзеләчәкләре турында сөйләделәр.
Совет районында берьюлы ике мәйданчык барлыкка киләчәк. Берсе Карбышев урамындагы 38, 40, 42 нче йортлар һәм Латыш Укчылары урамындагы 3 һәм 5 нче йортлар тирәсендәге территориядә урнашачак. Совет районындагы тагын бер мәйданчык «Азино-1» микрорайонында Зәкиев урамы буйлап 161 һәм 167 нче мәктәпләр арасында калкып чыгар дип планлаштырыла.
Вахитов һәм Идел буе районнарында исә яңа спорт мәйданчыгы Татарстан урамы, 40 адресы буенча урнашкан 80 нче мәктәп һәм «Таулар» микрорайонында Зорге урамы, 71дәге 21 нче гимназия территорияләрендә барлыкка килергә тиеш. Район хакимияте башлыгы Андрей Лобов әйтүе буенча, спорт мәйданнары әзер булгач, аларда физкультура дәресләре вакытында 80 нче мәктәп һәм 21 нче гимназия укучылары шөгыльләнәчәк, ә «Приволжанин» һәм «Динамо» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр биредә футбол буенча тренировкаларын үткәрер дип көтелә. Кич белән исә мәйданчыкта шул тирәдә яшәүче халык шөгыльләнә алыр дип уйлана.
Киров һәм Мәскәү районнарында мәйданчыкларны 9 нчы гимназия һәм 87 нче мәктәп (Серов урамы, 12а) арасында, шулай ук «Химиклар» мәдәният йорты паркында булдырмакчылар.
Авиатөзелеш районында спорт мәйданчыгы Ленинград урамы, 28 адресы буенча урнашкан 54 нче мәктәп янында, ә Яңа Савин районында Гаврилов урамы, 22 адресындагы «Лада» яшүсмерләр клубы территориясендә төзелергә тиеш.
Район хакимияте башлыклары әйтүе буенча, бүгенге көндә барлык мәйданчыкларның да проектлау эше төгәлләнгән, аларда җир эшләре бара, ком, таш китерелә, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading