16+

Казанда тагын бер Универсиада авылы төзелә

Лаеш районының Казан белән чиктәш урынында ипотека аша сату өчен социаль торак төзи башлаячаклар. Ул исә тышкы ягы белән Универсиада авылын хәтерләтәчәк.

Казанда тагын бер Универсиада авылы төзелә

Лаеш районының Казан белән чиктәш урынында ипотека аша сату өчен социаль торак төзи башлаячаклар. Ул исә тышкы ягы белән Универсиада авылын хәтерләтәчәк.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Бизнес Online»га биргән интервьюсында шулай дип хәбәр иткән.
Әлеге проект буенча төзеләчәк йортлар Казан читендәрәк, ягъни Лаеш районының Республика клиника хастаханәсе белән чиктәш урынында сафка басачак.
- Минем уйлавымча, анда йортлар биек булмаячак, күп дигәндә алты катлы итеп төзеләчәк. Ул Универсиада авылына охшар дип көтелә, - ди министр.
Ирек Фәйзуллин һәр елны социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлар саны турындагы мәгълүматны да җиткерде. 2005 елдан алып 2012 елга кадәр гомуми мәйданы 4 миллион 786 мең квадрат метрны тәшкил иткән 73 мең 538 фатир төзелгән. Йортларның иң күбе - 805 мең квадрат метр - 2009 елда тапшырылган. 2013 елда 383,3 мең квадрат метр төзелеп тапшырырга ниятләнелә. Шуның 147,3 мең квадрат метры Казанга туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading