Шәһри Казан

Казанда яңа вертолет төзелә

Тавык артыннан чапканда, әтәч: «И-и, куып тота алмасам, һич югы җылынырмын», - дип уйлый ди, имеш. Ә бит бүген без дә әнә шул әтәч сыман уйларга мәҗбүр.

Мәгълүм ки, Россия Хөкүмәте, ниһаять, зурдан кубып, үзенең кораллы көчләрен модернизацияләргә тотынды. Чөнки, илдә капитализм төзелә башлаганнан соң, без бу өлкәдә шактый артта калдык. Һәм менә хәзер алга китәргә өлгергәннәрне куып җитәргә кирәк. Шуңа да Россия Президенты Владимир Путин илнең хәрби җитештерү комплексы алдына гаять мөһим бурыч куйды - ул 2020 елга кадәр Россия армиясендәге техниканың 70 процентын яңартырга тиеш. Бу иң беренче чиратта хәрби авиация, флот һәм ракета гаскәрләренә кагыла. Әлбәттә, кораллы көчләрнең бүтән тармаклары да игътибардан читтә калмаячак.
Теләкләр изге! Тик менә аны ничек тормышка ашырырга? Мәсьәлә җиңелләрдән түгел. Дөрес, бу максатка акчаны кызганмаячаклар. Мәсәлән, 2003 елда кораллы көчләргә бюджет 600 млрд сум акча бүлеп биргән булса, хәзер бу сан 2 триллион 300 млрд сум тәшкил итәчәк. Аерманы сизәсездер. Димәк, кем әйтмешли, хәзер безгә теге тавык артыннан чапкан әтәчтән үрнәк алырга туры килә: куып җитеп булмаса, һич югы җылынырга мөмкинлек туа, ягъни яшәү белән үлем арасында тартышкан күп предприятиеләрнең эшчәнлеген җанландырып җибәрә алабыз. Һәрхәлдә, аларга дәүләттән оборона заказлары мулдан вәгъдә ителә.
Дәүләт заказлары дигәннән, аңа ихтыяҗ кичерүче предприятиеләр безнең республикада да җитәрлек. Монда авиация төзү тармагында эшләүчеләрне генә атап үтсәң дә була. Дөрес, алар арасында, икътисади кризисларга да карамастан, аякларында нык басып торганнары да юк түгел. Мәсәлән, шундыйлардан - Казан вертолет заводы. Һич тә икеләнмичә, аны бүген илнең вертолетлар җитештерү тармагын әйдәп баручы дип атасаң да була. Әле күптән түгел генә заводның генераль директоры Вадим Лигайны «Россия вертолетлары» холдингы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләүләре дә очраклы түгел, минемчә. Дөрестән дә, КВЗ бүген күтәрелештә. Җитештерү мәйданнарын модернизацияләүне дә анда инде берничә ел элек үк башлап җибәрделәр. 2017 елга кадәр биредә әлеге максатка 11 млрд сум акча тотылачак.
Әлбәттә, завод Россия кораллы көчләрен заманча таләпләргә җавап бирүче боралаклар белән моңарчы да актив тәэмин итеп килде. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә илнең Оборона министрлыгына Ми-8 МТВ-5 хәрби-транспорт вертолетларының чираттагы партиясе озатылды. Шулай ук биредә җитештерелә торган «Ансат-У» җиңел вертолетына да соңгы вакытта хәрбиләрдә сорау зур. Берничә көн элек аның да чираттагы партиясе хәрби һава көчләренә тапшырылды. «Ансат-У», дәүләт сынауларын уңышлы үтеп, инде 2009 елдан бирле кулланышта. Оборона министрлыгы аны классик винтлы боралак пилотларын әзерләү өчен ала.
Ә инде Ми-8 МТВ-5 вертолетына килгәндә, аны илнең көч структуралары бик теләп көтә. Боралак 4 тонна йөк күтәреп оча ала. Моннан тыш, аны эзләү-коткару операцияләрендә, һәртөрле махсус бурычлар үтәгәндә дә уңышлы кулланырга була.
Вертолетның пилот кабинасы төнлә күрү җайланмасы белән җиһазландырылган. Ә бу исә боралакка караңгыда да очарга һәм җиргә төшеп утырырга мөмкинлек бирә. Мондый машиналарны хәрбиләр инде күптән зур түземсезлек белән көтәләр.
КВЗ генераль директоры Вадим Лигай сүзләренә караганда, предприятиенең төп стратегик бурычларының берсе булып нәкъ менә дәүләт оборона заказларын үтәү тора да инде. Әйтик, былтыр әлеге заказлар күләме 1,5 тапкырга арткан. Ләкин аларны иске җитештерү мәйданнарында гына үтәп чыгу мөмкин түгел. Шуңа да байтак көчне аларны камилләштерүгә һәм яңа мәйданнар төзүгә юнәлтергә туры килә. Ә моның нәтиҗәсе инде сизелә дә. Мәсәлән, КВЗга яңа Ми-38 вертолетын төзү ышанып тапшырылды. Завод цехларында бүген инде аның соңгы - дүртенче тәҗрибә үрнәген җыю төгәлләнеп килә. Ми-38, яңа техник мөмкинлекләре аркасында, үз классындагы башка вертолетлардан өстен тора. Әлбәттә, монда йөк күтәрү, пассажирлар саны һәм башка техник параметрлар карала. Моннан тыш, Ми-38 теләсә нинди климатик шартларда да оча ала. Аңа диңгез һавасы да, тропиклар да, котып суыклары да киртә түгел. Ул, өстәмә ягулык баклары куелган килеш, йөк, яки пассажирлар төяп, 1,2 мең км ара үтә ала. Аның крейсер тизлеге сәгатенә 285 км тәшкил итә. Бу аеруча хәрбиләр өчен зур бүләк.
Ми-38нең Казанда төзелә торган дүртенче тәҗрибә үрнәге дәүләт сынауларын уңышлы үткәннән соң, аны 2015 елда КВЗда серияләп җитештерә башлаячаклар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: