16+

Казандагы тагын бер базарга «ясин» чыктылар

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Птичий рынок» (халык телендә җәнлекләр базарын шулай дип йөртәләр) бүген соңгы көнен эшли. Иртәгә базарның утын, суын сүндерәчәкләр, ә кибетләргә йозак эләчәкләр.

Казандагы тагын бер базарга «ясин» чыктылар

Казанның Авиатөзелеш районындагы «Птичий рынок» (халык телендә җәнлекләр базарын шулай дип йөртәләр) бүген соңгы көнен эшли. Иртәгә базарның утын, суын сүндерәчәкләр, ә кибетләргә йозак эләчәкләр.

Базар ябыла дигән хәбәрне сатучыларга администрация 14 октябрь көнне үк җиткергән булган. Кибет арендалап торучыларның күбесе инде яңа урыннарга да таралышып беткән. Екатерина исемле сатучы да бүген соңгы тапкыр эшенә чыккан.
– Менә шушы кибет тулы иде җанварларыбыз, – дип ишарәли ул бушап калган киштәләргә. – Калмады инде алар. Узган ялларда зур ташлама ясап сатып бетердем. Җанварлар өчен азык кына калды, аны да таратып бетерәм инде. Халык миннән бик яратып декоратив кәрлә куяннар ала иде. Көчек, диңгез чучкасын да күпләр сорый. Кеше йорт хайваннары алу өчен туры безгә килә бит. Хәзер инде башка җиргә ияләштерәсе булачак. Бер-ике сатучы белән Колхоз базарында урын арендаладык, шунда күченәчәкбез, – ди Екатерина.

– Хәзер бит интернет чоры, җанварларны бушлай игъланнар урнаштыручы сайтлар аша да сатып буладыр, – дип сораштырам сатучыдан.
– Эт, мәче – булачак гаилә әгъзасы бит ул. Кешеләр үзләре килеп, алар белән танышып, холык-фигылен өйрәнеп сатып алуны кулайрак күрә. Интернетта кәртинкә карап кына алына торган әйбер түгел ул җанварлар, – ди Екатерина.


Күршеләрендә генә булган декоратив балыклар сатучы үзәктән дә машинага бушап калган аквариумнар ташыйлар иде.

– Минем балыкларны хәтта Чувашия, Мари Эл коллекционерлары соратып алдыра иде. Әле хәзер дә берсе килгәнен генә көтәм, аннан мин дә Колхоз базарына күченәм, – ди балык сатучы ханым.

– Җанварлар сатучылар югалмас, ә менә азык-төлек белән сәүдә итүчеләргә кыенрак, – ди яшелчә, җиләк-җимеш сатучы Гөлия ханым. – Җәй көне мин ялдан килгән вакытта бергә эшләгән кызлар, бездә хакимият алышынды, дигән иде. Инде шул вакытта ук администрация безне куачакларын белгән булган. Ә безгә 14е генә әйттеләр. Ике атна эчендә ничек арендага яңа җир табып булсын ди?! Азык-төлек сатучы нокталар чат саен хәзер. Безгә кем урын әзерләп куйсын? Иртәгә берәү дә эшкә чыкмаячак инде. Әнә Чехов базарын яптылар, хәзер безгә чират җитте. Безнең базар урынында да зур сәүдә үзәге төзеп куймакчылар.
Пенсионер Александр Карпов көн саен шушы базар тирәсеннән велосипедта йөри икән. Яшьлеге дә аның шушы базарда узган.

– Миңа өйдә җанвар асрарга насыйп булмады. Аның каравы без монда иптәш егетләр белән ак күгәрченнәр карарга дип, иртәнге биштән торып килә идек. Сатучылар кайвакыт шул кошларны тотарга да рөхсәт итә иде әле. Бер яктан, базарның матурлануы, кеше кыяфәтенә килүе яхшы инде ул, ләкин аңа карап, сатучыларга зыян килмәсен иде. Алар болай да азапланып эшлиләр. Биредә суы да, уңайлы бәдрәфе дә юк бит, – ди Александр Карпов.

«Птичий рынок» 1970 елларда эшли башлый. Ярты гасыр гомер эчендә ул бары бер генә тапкыр – 1990 елларда ябыла. Бу аңлашыла да, үз тамагын да кайгырта алмаган халыкта җанвар асрау кайгысы булмаган ул вакытта. Аннан соң базар кабат эшли башлый. Ял көннәрендә аеруча да гөрләп торган булган.
Ноябрь аенда әлеге базар җир белән тигезләнәчәк. Ә 2019 елда анда зур сәүдә үзәге барлыкка киләчәк. Сәүдә үзәгенең беренче катын нәкъ менә җәнлекләр сатучылар өчен ясаячакбыз, дип вәгъдә итә базар администрациясе. Элеккеге сатучылар өчен 1000 квадрат метр урын биреләчәк, аренда бәясе дә льготалы булачак, имеш.

– Без җитәкчелек эшенә тотынганда ук инде монда янгын сүндерү куркынычсызлыгы, санитария тарафыннан бик күп хокук бозу очракларына тап булдык. Аларны төзәткәнче, яңа сәүдә үзәге төзеп кую отышлырак безгә. Киосклар арендалап торучыларга безнең карар ошамыйдыр бәлки, ләкин бу базарга үзгәрешләр кертү күптән кирәк иде, – дип комментарий биргән журналистларга базар җиренең хуҗасы – «Белый Дом» оешмасы генераль директоры урынбасары Рәис Камалов.

Сәүдә үзәге ярминкә кебек эшләячәк.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading