16+

Сәкинә ханымның яраткан базарын нәрсә көтә?

Чехов базары ябылырга мөмкин дигән сүз 2011 елларда ук чыккан иде инде. Хәзер аның урынына өч катлы сәүдә үзәге төземәкчеләр.

Сәкинә ханымның яраткан базарын нәрсә көтә?

Чехов базары ябылырга мөмкин дигән сүз 2011 елларда ук чыккан иде инде. Хәзер аның урынына өч катлы сәүдә үзәге төземәкчеләр.

Казан үзәгендә урнашкан данлыклы Чехов базары ишекләренә дә йозак эленде. Шулай да бушап калган базар тирәсендә ара-тирә халык йөри. Күбесе: «базар кая китте соң?» – дип аптырый. Ябык ишекләрне тарткалап карап, нидер сөйләнеп китеп баралар.

«Белдерүләрне ертып аттылар»

Гадәттә, нинди дә булса бина ябылса, ябылу сәбәпләре, кайчанга кадәр эшләмәячәге турында язылган зур белдерү эленә. Монда анысы да юк. Базарның төп бинасын бикләп куйганнар да шуның белән шул. Ә арттагы павильоннар, гомумән, җир белән тигезләнгән. Чехов базары янындагы машина кую урыны гына үз урынында калган.

Ишек тоткасына барып ябышкан бер апа янына килеп сорашырга булдым.
– Әйе, ябылган икән базар. Ябачакларын алдан ишеткән идем дә бит, онытып җибәргәнмен. Бәяләр кыйммәт иде инде монда. Шулай да һәрвакыт ит, сөт ризыклары, ипи алдык. «Хөкүмәт киоскасы» да бар иде, анда ризык очсызрак була торган иде. Кадак, шөреп ише кирәк-яракны да һәрвакыт шушыннан алдым. Монда сайлау мөмкинлеге зур иде. Ни дисәң дә, монда яшәүче кешеләргә базар кирәк инде ул. Бетермәсеннәр иде, – ди Татьяна исемле ханым.
Базарның алгы өлешендә җиләк-җимеш һәм яшелчә сатучы нокта, чәчәк сатучы ике кибет эшли әле. Беренчесенә кереп сораштырган идем, «бал сылап куйганнармыни, көн дә журналистлар йөри», – дип, ишеген борын төбемдә ук ябып куйды. Янәшәсендәге чәчәк кибетенә дә кердем. Сатучы ханым исем-фамилиясен язмыйм дигәч кенә үз фикерен әйтте. (Әллә базарда эшләүчеләрне куркытып куйганнар инде: йә комментарий бирүдән баш тарталар, йә исем-фамилиясез генә җавап бирәләр.)

– Без дә сез белгән кадәр генә беләбез. Шәһәр администрациясе хәл итәргә тиеш бит бу мәсьәләне. Сез безгә ни дә булса аңлаттылар дип уйлыйсызмы әллә?! Юк шул. Берничә көн кала: «базарны ябабыз, кая телисез, шунда китегез», – дип әйттеләр дә шуның белән бетте. Мин бары кибетче генә. Хуҗа куып чыгарганчы сату итәбез, диде. Аннан соң чәчәкләрне башка кибетләргә таратачаклар. Сату өчен яхшы җир иде инде, кеше күп йөри бит. Базар эчендә бәдрәф бар иде, без шунда йөрдек. Хәтта анда да кертмиләр хәзер. Күршедәге кафеларга «кертегез әле» дип ялынып йөрибез. кибет ябылды дигән игълан эләргә дә ярамый. Күченүчеләр яңа адресларын язып элеп киткән иде, базар хуҗалары бөтен белдерүләрне ертып чыкты, – ди чәчәк сатучы.
Базар каршында, ятим генә, карбыз, кавын чатыры тора.

– Миңа: «монда сатма!» – дип килеп әйткән кеше юк. Тагын ун көннән сезон ябыла, мин китәм. Минем бит сезонлы эш кенә, бу үзгәрешләр миңа кагылмый. Әлбәттә, сатып алучылар: «базар ник ябылды?» – дип сораша. Гадәттә, кавын-карбыз алырга даими клиентларым гына килә, – диде сатучы ир-ат.

«Каян да куалар!»

Чехов базары тоныкланып калса, юл аша гына, чуарланып, урам базары «чәчәк ата». Сатучылар товарлары белән хәтта җәяүлеләр юлын каплап куйганнар. Диктофонымны чыгаргач: «әнә бу хатыннан сорагыз, ул базарда эшләп, безгә килде», – дип, шәлгә уралып беткән урта яшьләрдәге ханымга төртеп күрсәттеләр. Ул исә: «минем сөйләшергә вакытым юк, мин ашыйм, бер әйбер дә әйтмим», – дип, кырт кисте. Аңа каравы, янәшәсендәге абый моң-зарларын сөйли башлады.

Ул, Питрәч районының Шәле авылыннан килеп, шушында сату итә икән.
– Син безне моннан кумыйлар дип уйлыйсың мәллә? Моннан да куалар. Әле дүшәмбе көнне генә участковый килеп китте. Килгән саен: «бөтен товарыгызны оперлар белән төяп китәм», – ди. Ул килгәндә, әйберләрне җыйган булабыз да, киткәч тагын сата башлыйбыз. Закон буенча, алар хаклы инде. Икенче яктан, без нишләргә тиеш? Узган ел шушы эре бәрәңгеләрне сыерга ашатырга туры килде. Быел тагын килдем менә. Үстергән әйберне әрәм итәсем килми. Бөтенесе үз кулларым белән үстерелгән бит, – ди сатучы.
Базарда төзелеш эшләре башланса, урам базарына да көн бетәргә мөмкин. Кумасалар да, төзелеш тузаны азык-төлеккә керәчәк бит. Ә кешенең андый товар аласы килми шул.

Яңа урын табышлы түгел

Урам сатучылары мине: «Базарның бөтен атаман сатучылары шунда күченде!» – дип, Вахитов районы суды янәшәсендә урнашкан кибеткә җибәрде. Кибеткә, зур хәрефләр белән, «Продукты с Чеховского рынка» дип язылган. Дөресен әйтим, мин бу кибетне көчкә эзләп таптым. Күченгән сатучыларны эзләүче бер мин генә түгел икән.

Чехов базарының даими клиенты Татьяна Никифорова элек гел бер кешедән генә ит ала торган булган. Яңа кибеткә дә: «Сез монда вакытлыча гына күчендегезме?» – дип килеп керде.
– Базарны ике-өч елга яптылар, бу – бөтенләйгә дигән сүз инде. Без хәзер монда булачакбыз, – диде сатучылар, аңа җавап итеп.
– Сезне эзли-эзли җаным чыкты. Гөлсинә кайда? – ди сорашты сатып алучы.
Кибетчеләр ул эзләгән кешенең номерын бирделәр.

– Чехов базары минем өй янәшәсендә генә. Мин монда кулыма акча кергәннән бирле йөрим. 20 яшьтән 55кә кадәр санагыз, ничә була? Менә шуның кадәр йөрим инде. Ризыкның сыйфаты да бик ошый, чиста-пөхтә. Сатучылары да ягымлы. Бәяләре Колхоз базары белән чагыштырганда түбәнрәк. Базар урынына сәүдә үзәге төзесәләр, бәя күпкә артачак. Андый тәртип тә булмаячак. Әйтик, элек Чехов базарында, ялгыш, сумкаңны, акча янчыгыңны калдырып китсәң дә, аңа бер кеше дә тимәде. Минемчә, базар белән тәртипле кешеләр идарә итүе аркасында бу, – ди Татьяна Никифорова.

Икенче бер сатып алучы: «ярый әле сез безнең янга күчендегез!» – дип, сөенә-сөенә, букчасына азык-төлек тутырды. Кибеткә танышу өчен генә килгәннәр дә хәйран иде. Кибетчеләр ничек тә елмаерга, ягымлы булырга тырышсалар да, борчулары йөзенә чыккан. Бер сатучы: «Минем бүген авыз ачып сөйләшергә дә кәефем юк. Безнең җитәкчеләр нәрсә карый икән? Базарны ябалар, пенсия яшен арттыралар. Безнең игъланнарны да базар җитәкчеләре ертып бетергәннәр! Безнең клиентларыбыз бетсен өчен, базар җитәкчеләре безгә шулай этлек эшләде!» – дип зарланды.

– Ай саен 30 мең сум аренда түләп тора идем. Бер ай кала, базар ябыла дигән хәбәр таралды. Без башта аптырап калдык, аннан менә шушы бүлмәне арендаладык. Даими клиентларыбызга номерларыбыз язылган визитка тараттык. Алар да безнең арттан шушында күченде. Дөрес, күченү клиентларыбыз санын киметте. Әлегә сату белән бик мактана алмыйбыз. Базар базар инде ул, анда йөрүчеләр күп. Әлбәттә, керем дә кимеде. Түрәләр үз базарларын ача, шуңа да башкаларны кысалар. Ә халыкка гади бәя белән гади базар кирәк. Без монда бәясен дә төшереп бирәбез. Ашап та карыйлар. Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә апа да базардагы ризыкларны тәмләп карап йөри иде. Ул безнең даими клиент иде. Хәзер базарга ике еллап килгәне юк инде аның да, – ди Фәния исемле сатучы.

Чехов базары ябылырга мөмкин дигән сүз 2011 елларда ук чыккан иде инде. Хәзер аның урынына өч катлы сәүдә үзәге төземәкчеләр. Базар ябылуга кагылышлы сораулар белән Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать иткән идек. «Базар да, җир дә шәхси хуҗалык булып санала. Аның безгә бер кагылышы да юк», – диделәр. Базар хуҗалары белән элемтәгә чыгып булмады, алар телефонга җавап бирми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading