16+

Казанга футбол бәйрәме килә

2017 елда футбол җанатарлары бөтен дөньядан Россиягә, шул исәптән Казанга Конфедерацияләр Кубогы ярышларына агылачак. Әлеге чараны 2018 елда илебездә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатының репетициясе дип атыйлар.

Казанга футбол бәйрәме килә

2017 елда футбол җанатарлары бөтен дөньядан Россиягә, шул исәптән Казанга Конфедерацияләр Кубогы ярышларына агылачак. Әлеге чараны 2018 елда илебездә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатының репетициясе дип атыйлар.

Конфедерацияләр Кубогы 2017 елның 17 июнь-2 июль көннәрендә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург һәм Сочида узачак. Чамалап алгансыздыр, әлеге дөньякүләм чарага 500 көннән азрак вакыт калып бара.

Кайсы команданың кем белән уйнавы бу елның 26 ноябрендә Казанда үтәчәк җирәбә салуда билгеле була. Анда 800ләп кунак -FIFA җитәкчеләре, атаклы спортчылар, иганәчеләр һ.б. киләчәк. Конфедерацияләр Кубогы кысаларында 16 матч уйнала, шуларның дүртесе - «Казан-арена» футбол стадионында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, билетларның хакы әлегә билгеле түгел, чөнки моның белән тулысынча FIFA (Халыкара футбол федерациясе) шөгыльләнә. Статистика буенча, 2014 елда Бразилиядә узган футбол буенча дөнья чемпионатына билетларның 90 проценты FIFAның рәсми сайты аша сатылган. Россиядә дә шулай булырмы, юкмы - соңрак билгеле булачак.

Россия спорт министрының беренче урынбасары Наталья Паршикова әйтүенчә, дөньякүләм спорт ярышларының төрлесе төрлечә оештырылган.

- Әйтик, Универсиаданы оештыра торган ил барлык чыгымнарны үзе күтәрә. Олимпия уеннарын оештыручы буларак чараны кабул итә торган ил һәм Халыкара Олимпия комитеты исәпләнә. Чыгымнарны да, табышны да алар урталай бүлешә. Ә менә Футбол буенча дөнья чемпионатының бердәнбер оештыручысы - FIFA. Россия, чараны кабул итә торган ил буларак, спорт корылмаларын төзү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен генә җаваплы. Калган барлык чыгымнарны, хәтта оештыру комитетына хезмәт хакын түләү мәсьәләләре дә Халыкара футбол федерациясе карамагында, - дип аңлатты Наталья Паршикова.

Россия спорт министры урынбасары сүзләренчә, 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарын иң кыйммәтлесе, дип атыйлар. Әмма бу сүз дөреслеккә туры килми. Сочидагысы Кышкы Олимпия уеннары арасында иң табышлысы булып чыккан. Ә дөньякүләм спорт ярышларын тиешле дәрәҗәдә каршылау өчен салынган юллар, күперләр, башка төрле чыгымнар чараны үткәрүгә тотылган акча булып саналмый. Алар соңыннан халык­ка мирас булып кала бит. Сочида Олимпия уеннары алдыннан төзелеш барганда, халык канәгатьсезлек белдерсә, хәзер шәһәрнең ямьләнүенә сөенеп бетә алмыйлар.

Журналистлар Наталья Паршиковадан, FIFA җитәкчелеге, билетларның хакын билгеләгәндә, Россиядәге икътисади кризисны күздә тотармы икән, дип тә кызыксынды.
- Башка төрле спорт ярыш­ларына караганда, Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар тизрәк тарала. Бәяләре бөтен илләргә бертөрле билгеләнә, беркемгә дә киметергә рөхсәт ителми. Биржадагы хәлләрне күзәтеп барсагыз, чит илгә чыксагыз, үзегез күрерсез: тормыш дәрәҗәсе Россиядә генә түгел, бөтен Европада, Азиядә, Америкада да төште, бу - дөньякүләм кризис. FIFA да дөнья базарында ниләр барганын күреп, белеп тора, - диде Паршикова.

Инде Казанга әйләнеп кайтсак, Азат Кадыйров әйтүенчә, FIFA таләпләре буенча, стадионда рулонлы түгел, чәчеп үстерелгән газон булырга тиеш. Аны кайчан һәм нинди шартларда үстерергә кирәклеге буенча FIFA түрәләре белән сөйләшкәннән соң гына билгеле була.

Конфедерацияләр Кубогы - алты Конфедерация чемпионы, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы чемпионы һәм шушы бәйрәмне кабул итүче илнең җыелма командасы җыела торган бәйрәм. Турнирда Россия (кабул итүче ил), Германия (2014 елгы футбол буенча дөнья чемпио­наты җиңүчесе), Австралия (Азия Кубогы җиңүчесе), Чили (Америка Кубогы җиңүчесе) һәм Мексиканың (КОНКАКАФның Алтын Кубок иясе) катнашуы инде төгәл билгеле. Калган уенчылар - Океания Чемпионы - 12 февральдә, Европа чемпионы - 10 июльдә, Африка милләтләре Кубогы иясе 2017 елның 12 февралендә ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading