Шәһри Казан

Казанга «тәмлүшкәләр» ашарга килегез!

Кабан күле буендагы Меңьеллык паркында 7, 8 һәм 9 июльләрдә «Тәмле Казан» фестивале узачак.
- Фестиваль әле өченче елын гына үткәрелсә дә, ул инде Россиянең гастрономия һәм аш-су фестивальләре топ-унлыгына кертелде, 2017 елның илкүләм туристлык вакыйгалары исемлегенә язылды, - диде шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә булышлык комитеты директоры Дарья Санникова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Бу хәбәр мэр Илсур Метшинның да күңеленә хуш килде.
- Өч ел эчендә Россиянең иң яхшы гастрономия фестивальләре унлыгына эләгү - яхшы старт, - диде Илсур Метшин, докладчы чыгышын бүлеп. - Беррәттән бурыч та йөкләнелә. Кешеләр чакырганда, без дә фестивальнең дәрәҗәсен күтәрә барырга тиеш булабыз.
«Тәмле» фестивальгә 2015 елны - 22 мең, ә узган ел 29 мең кеше килгән. Быел 30 мең кеше булыр дип фаразланыла. Дарья Санникова әйтүенчә, фестивальнең максаты - татар милли ашларын популярлаштыру, туклану культурасын үстерү, Казандагы гастрономия һәм аш-суларның яңа төрләрен тәкъдим итү. Баштагы елларда фестивальдә башкала предприятиеләре генә катнашкан. Быел 50 предприятие катнашырга теләк белдергән, алар арасында республиканың башка шәһәрләре һәм Чиләбе өлкәсе дә бар.
- Сан гына түгел, географиянең киңәя баруы да сөендерә, - дип фикерен белдерергә ашыкты Илсур Метшин. - Фестивальдә милли аш-сулар өстенлекне алып торсын, әмма яңалыклар кертү да хуплана.
Дарья Санникова сөйләгәнчә, фестиваль ун тематик зонадан гыйбарәт булачак. «Тәмле Казан» исеме астындагы төп мәйданны татар милли аш-сулары били. Биредә осталар өчпочмак, бургер, кофе ясау серләре белән уртаклашачак. Оста янәшәсендә өчпочмак ясап карарга теләүчеләр дә булмый калмас.
Быел тәүге мәртәбә сәүдә рәтләре дә оештырыла. Балалар өчен аерым мәйданчык көйләнелә.
- Тере музыканы, «Гастрономия театры» чыгышларын тамашачылар ошатыр дип уйлыйбыз. Кичләрен фестивальнең җәйге сәхнәсендә концерт куелачак, - диде Дарья Санникова.
- Гаилә ялы өчен бик әйбәт чара бу, - диде Илсур Метшин, йомгак ясап. - Әти-әниләр, әби-бабайлар белән дә, балалар һәм оныклар белән дә килергә була.
Мэр Илсур Метшин үзенең дә, «Тәмле Казан» фестиваленә килеп, тәмле-тәмле ризыкларны авыз итәргә исәбе барлыгын әйтте. Иң тәмле ризыклар әзерләүче предприятиене бәйрәм кунаклары билгели.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: