16+

Казанга заманча трамвай һәм электробуслар кайтты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка яңа трамвайлар һәм KAMAZ-6282 электробусын күрсәтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Транспортларны Казанның елга порты тирәсендә тәкъдим иткәннәр.

Миңнеханов трамвайларның өч секцияле булуларына игътибар иткән. «Уралтрансмаш» акционерлык җәмгыятенең мондый трамвайлары Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Казан трамвае рубин төсендә эшләнгән. Ул 170 кешене сыйдыра ала. Утырыр өчен 29 урын каралган.

Шуннан соң делегатлар заманча электробусларны караган. Ул башкалардан аермалы буларак, бик тиз зарядка ала. Моның өчен 10-20 минут вакыт таләп ителә.

Электробус 85 кеше өчен исәпләнгән. Анда утырыр өчен 33 урын каралган. Казанга тапшырылган әлеге тәҗрибә үрнәге 3 нче троллейбус маршруты буенча – Елга портыннан башлап Академик Глушко тукталышына кадәр хәрәкәт итәчәк. Тәҗрибә ике-өч ай дәвам итәр дип уйланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading