16+

Казаннан Франкфуртка туры авиарейс ике як хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача

17 июньнән Казаннан Германиянең Франкфурт-на-Майне каласына һәм кирегә даими рәвештә самолетлар оча башлый.

Казаннан Франкфуртка туры авиарейс ике як хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача

17 июньнән Казаннан Германиянең Франкфурт-на-Майне каласына һәм кирегә даими рәвештә самолетлар оча башлый.

Очышлар атнасына ике тапкыр (дүшәмбе һәм җомга көннәрендә) булачак. Турыдан-туры линиягә заманча уңайлы Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк.
Франкфуртка Казаннан туры рейс булдыру Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» куркынычсызлык системасы башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге «Bosch» немец компаниясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе белән Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан маршруты буенча даими рейс ачуга шат булуын белдерде, әлеге вакыйганың Россия белән Германия арасындагы эшлекле хезмәттәшлеккә яңа мөмкинлекләр ачуын ассызыклап үтте. «Bosch» немец компаниясе делегациясенә, Казанга килгәндә, төнлә Мәскәүдә күчеп утырырга туры килгән, бу күпмедер уңайсызлыклар тудырган.

«Bosch» куркынычсызлык системасы" компаниясе мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә инновацияле хезмәтләр тәкъдим итә. 1985 елда мониторинг үзәге буларак оештырылып, коммуникацияле хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнгән оешма соңгы ун елда бизнес-процессларның аутсорсингы хезмәтләрен күрсәтүче иң уңышлы компания буларак танылды. Компаниянең штаб-фатиры Франкфурт-на-Майнеда урнашкан.

Очрашуда Илдар Халиков Германия белән ике арадагы тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәзерге вакытта Дрезден шәһәрендә эшлекле визит белән булуын хәбәр итте. Соңыннан кунакларга ул «Bosch» компаниясе өчен Татарстанның «Иннополис», «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм «Мастер» Кама индустриаль паркы мәйданчыкларында булган инвестицияле мөмкинлекләрне тәкъдим итте.

2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше - 1,2 миллиард доллар. Тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләр күләме 54,2 һәм 45,8 процентны тәшкил иткән. Россиягә карата икътисади санкцияләр кертелү аркасында, тышкы сәүдә әйләнеше 2014 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимегән булса да. Бүген Татарстан белән туксан немец компаниясе мөнәсәбәтләрен дәвам итә.

Татарстан хөкүмәте башлыгы алга таба ике як арасында тышкы икътисади мөнәсәбәтләр элекке дәрәҗәсенә генә кайтмыйча, югарырак күрсәткечләргә дә җитәр әле дигән ышаныч белдерде.

Фото: tass.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading