16+

Казанның да үз «СКЛИФОСОВСКИЕ» булачак

Казанда Чуйков урамында урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсе базасы нигезендә, югары технологияле Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелеп килә. Яңа медицина үзәгенә тагын ике хастаханә дә кушылачак: алар - Себер тракты урамында урнашкан 15 нче һәм Гагарин урамындагы 9 нчы шәһәр хастаханәләре. Зур әһәмияткә ия булган вакыйгага - республикада алтынчы югары...

Казанның да үз «СКЛИФОСОВСКИЕ» булачак

Казанда Чуйков урамында урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсе базасы нигезендә, югары технологияле Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелеп килә. Яңа медицина үзәгенә тагын ике хастаханә дә кушылачак: алар - Себер тракты урамында урнашкан 15 нче һәм Гагарин урамындагы 9 нчы шәһәр хастаханәләре. Зур әһәмияткә ия булган вакыйгага - республикада алтынчы югары...

«Яңа заманча Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Казанның «Склифосовские» булачак. Әлеге хастаханәдә Елга аръягында (Заречье) яшәүче казанлыларга атнага 7 көн һәм тәүлегенә 24 сәгать дәвамында барлык төр ашыгыч ярдәм күрсәтелер дип көтелә», - дип таныштырды 7 нче шәһәр клиника хастаханәсенең баш табибы Марат Наил улы Садыйков. Биредә травматология, нейрохирургия, кан тамырлары хирургиясе, шулай ук гинекология, кардиология, гастроэнтерология һәм тагын башка бик күп юнәлешләр буенча ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Хастаханә Европа стандартларына туры килгән заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Биредә компьютер һәм магнит-резонанс томографы һ.б. яңа җиһазлар да булачак, шулай ук зур лаборатория, көчле диагностика патологоанатомия бүлекләре эшләячәк.
Бөтен комплексның төзелеше ике программа нигезендә гамәлгә ашырыла. Беренчедән, ул сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасының иң масштаблы проекты булып торса, икенчедән, яңа хастаханә Универсиадага әзерлек концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Казанның зур, бөтен яктан да тәэмин ителгән заманча клиникаларының барысы да - Республика клиника хастаханәсе, Балалар республика клиника хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм башкалар Казансу елгасының икенче ярында урнашкан. Ә бит ашыгыч ярдәм кирәк булган пациентны, әйтик, Киров районыннан бөтен шәһәр буенча алып бару бер дә җиңел эш түгел, бигрәк тә шәһәр буенча транспорт бөкеләре булганда. Шуңа да Сәламәтлек саклау министрлыгы, Елга аръягында да зур медицина учреждениесе кирәк, дигән карарга килә. Биредә дә 500 меңгә якын халык яши. Яңа Ашыгыч ярдәм хастаханәсе эшли башлагач, монда Казанның дүрт районында (Яңа Савин, Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Киров) яшәүче барлык пациентларны кабул итеп булачак.
Яңа медицина үзәгенең нәкъ менә 7 нче шәһәр хастаханәсе территориясендә төзелүе дә юкка гына түгел. Аның географик яктан ничек урнашкан булуы зур әһәмияткә ия: беренчедән, ул барлык 4 район өчен дә барып җитәргә уңайлы булса, икенчедән, күп кенә спорт объектлары - «Казан-Арена» стадионы, Су төрләре буенча спорт сарае, «Ватан» һәм «Батыр» комплекслары, шулай ук башка спорт үзәкләре аңа якын.
Яңа хастаханәдә нинди биналар төзелгән дә нинди бүлекләр булачак соң? Программа кысаларында хастаханәдә инде күп эшләр башкарылган. Беренчедән, 7 нче хастаханәнең үзенең булган биналары төзекләндерелгән: терапия корпусы бинасы, элеккеге хирургия корпусы, дәваханә үзе, бала тудыру йортының ике корпусы. Бала тудыру йорты быелның февраль аенда кулланылышка тапшырылып, бүген инде пациентларын да кабул итә.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кабул-итү диагностика бүлеге дә инде төзелеп беткән. Ул өч катлы корпустан гыйбарәт. Аның беренче катында кабул итү бүлеге урнашкан. Әлеге бүлекнең үз диагностика җиһазлары, операция ясый торган бүлмәләре, компьютер томографлары, ангиографы һәм башка җиһазлары бар. Бинаның икенче каты авырулар һәм аларның туганнарының очрашу урыны булып тора. Шушы ук катта конференцияләр залы да бар. Өченчесендә исә кан тамырлары үзәге урнашкан. Анда 21 реанимация, 9 кардиология, 12 неврология койка-урыны булдырылган.
Яңа хастаханә төзелешенең икенче этабы ул - 12 катлы хирургия комплексы. Биредә операцияләр ясый торган блок, реанимация бүлеге, травматология, хирургия, гинекология, нейрохирургия һәм тагын башка бик күп бүлекләр урнашкан.
Халык арасында 7 нче шәһәр хастаханәсе территориясендәге сулыкны - күлне дә тәртипкә кертәчәкләр икән дигән сүзләр инде күптән йөри. Чыннан да, биредә күлне һәм яр буе территориясен яхшы хәлгә китерү эшләре алып барыла. Күлнең ярларын ныгыталар, төбен чистарталар. Биредә матур бер парк барлыкка килер дип ниятләнелә. Күл тирәлегендә авырулар йөрү өчен юллар ясалачак, эскәмияләр һәм яктырткычлар да куярга уйлыйлар. Шулай итеп, киләчәктә пациентлар саф һавада, күл буенда йөреп өстәмә сихәт алачак. Яңа хастаханәне үз күле булган Европада бердәнбер медицина үзәге дисәң дә була. Парклы күл бары тик хастаханә авырулары өчен генә каралган, аның территориясен һәрьяклап әйләндереп алырга ниятлиләр.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә барлыгы 1138 авыруга исәпләнгән урын, 337 палата, 16 операция ясый торган бүлмәләр, 62 реанимация бүлмәсе булачак. Хастаханәдә 2,5 меңнән артык медицина хезмәткәре эшләр дип планлаштырыла.
Бу ыгы-зыгылы заманда авыр хәлләргә юлыгучыларга мондый үзәкнең булуы бик тә кирәк. Кайвакыт кеше тормышын 1 минут та хәл итеп куя. Ярдәмне никадәр тизрәк күрсәтсәң, шулкадәр яхшырак бит. Ә бу вакытта якында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе булу - фаҗигане булдырмый калу өчен зур өмет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading