16+

Казанны гадәти булмаган Яңа ел бәйрәме көтә

Казанны гадәти булмаган, искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч Яңа ел көтә, чөнки быел ул Россиянең Яңа ел башкаласы итеп сайланды. Татарстанга хәтта Бөек Устюг Кыш бабае да килергә тиеш.

Казанны гадәти булмаган Яңа ел бәйрәме көтә

Казанны гадәти булмаган, искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч Яңа ел көтә, чөнки быел ул Россиянең Яңа ел башкаласы итеп сайланды. Татарстанга хәтта Бөек Устюг Кыш бабае да килергә тиеш.

Россиядә быелдан РФ Мәдәният министрлыгының яңа туристлык эре масштаблы проекты старт ала. «Россиянең Яңа ел башкаласы» дип атала ул. Һәм Яңа ел бәйрәмен беренчеләрдән булып шундый үзенчәлекле статуста уздыру бәхете Казанга тәтеде. Проектның идеясе ел саен Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Россиянең бер шәһәрен сайлап алып, монда килгән туристларны бу шәһәрнең гореф-гадәтләре, традицияләре, вакыйгалары һ.б. белән кызыксындырудан гыйбарәт.
Шул уңайдан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында матбугат конференциясе булып узды. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов: «Әлегә бәйрәмне төп үткәрү урыны буенча сөйләшүләр алып барыла. Монысы сер булып калсын», - дип, Яңа ел турындагы бөтен нечкәлекләрне ачып бетермәсә дә, 31 декабрь төне бик кызыклы булырга охшап тора. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Ивановның әйтүенчә, Казанга кунакка Бөек Устюгтан Кыш бабай киләчәк. Ул, шәһәр урамнары буенча әйләнеп, социаль тернәкләндерү учреждениеләрендә булып китәр, дип ниятләнелә. Ә кич белән кунак Кыш бабай төп Яңа ел чыршысының утларын кабызырга тиеш. Үзебезнең Кыш бабаебыз белән Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайның очрашуы үзе бер истә калырлык вакыйга булачагын да чамаларга була. Бәйрәм төнендә татар һәм рус эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт та көтелә.
Ә Казандагы төп Яңа ел чыршысы иң матуры, иң биеге, иң яктысы булачак. Аны быел Меңьеллык паркында урнаштырырга ниятлиләр. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева төп чыршының 30 метр биеклектә булачагын һәм гадәти булмаган утлар белән бизәләчәген генә әйтеп, шулай ук кызыктырып куйды. Чыршы 20 декабрьләрдә куелачак, әмма ачылышы 31енә билгеләнгән.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында музейлар, мәдәни күңел ачу үзәкләре, транспорт һ.б.лар махсус режим буенча эшләп, башкалага килгән кунаклар һәм туристларның ялы өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак.
Оештыручылар Яңа ел бәйрәме вакытында Казанда күңелле дә, мавыктыргыч та булачак дип ышандыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading