16+

КАЗАННЫ ТАГЫН СУ БАСТЫ

21 августта берничә сәгать дәвамында яуган яңгыр башкаланы су астында калдырды.

КАЗАННЫ ТАГЫН СУ БАСТЫ

21 августта берничә сәгать дәвамында яуган яңгыр башкаланы су астында калдырды.

2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда 12 юл-транспорт чишелеше төзелә, 74 урам юлы капиталь төзекләндерелә, Казансу аша Кремль дамбасында (Ленин дамбасы) яңа күпер салына. Нәтиҗәдә транспорт бөкеләре хасил була. Автобуслар Яшьләр үзәгеннән Цирк тукталышына кадәр араны бөкедә сөйрәлә-сөйрәлә 50 минут чыга. 4-5 минутта узыла торган ара югыйсә.
Юллар һәм күперләр төзелүе кирәк гамәл инде, дип, боларына сабырлык кыласың. Ләкин эшне сыйфатсыз башкару, хуҗасызлык аркасында туган әкәмәтләр дә җитәрлек. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүен янә тездән су басты. Ветеринария академиясе тукталышы янәшәсендәге тимер юл күперләре аслары бу юлы да диңгезгә әверелде. Шәһәрдәге кар-яңгыр суларын үткәргеч торбаларның, коеларның күбесе тыгылып һәм череп беткән. Тәвәккәлләп дәрьяны кичәргә кергән җиңел автомобильләр, двигательләренә су чәчрәүдән, сүнеп калды. Башкалар узып китә алмаганлыктан, транспорт бөкесе Әмирхан урамына кадәр сузылды. Бу «койрыкның» озынлыгы кимендә 2 километр. Компрессорлар заводы һәм Азино микрорайоны тарафларыннан килүче юлларда да шундый ук хәл. Автобуслар салоннарындагы пассажирлар һәм, түземлеге бетеп, юл читеннән җәяү атлаучылар шәһәр җитәкчеләрен «сагынып» искә алдылар. Күпер астында су дәрьясы тоткынлыгына эләккән шоферлар, автоһәвәскәрләр тозны-борычны тагын да күбрәк өстәде.
Гаврилов урамыннан Ветеринария академиясе тукталышына кадәрге арада юл читләрендәге коелар ачык йә җимерек. Караңгыда аягыңны сындыруың яки тәгәрмәчеңне югалтуың бик ихтимал.
(Хәбәрчебез Казан урамнарындагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, фотога төшереп кайтты.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading