16+

Казанның вертолет заводы алгарыш кичерә

Массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, шулай ук журналистлар ябык режимдагы Казан вертолет заводын «энәсеннән-җебенә» кадәр карап-күзәтеп чыкты.

Казанның вертолет заводы алгарыш кичерә

Массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, шулай ук журналистлар ябык режимдагы Казан вертолет заводын «энәсеннән-җебенә» кадәр карап-күзәтеп чыкты.

Үзенчәлекле пресс-турны «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. «Завод цехларында танышып йөрү зур тәэсир калдырды. Казанда җитештерелгән вертолетлар бөтен дөньяда оча. Бу - горурлык. Шул вертолетларның җыелуын үз күзләрең белән күрү гаҗәп. Биредә тудырылган «Ансат» кече вертолеты - гражданнар авиациясенең киләчәге. Вертолетлар «такси» кебек кулланышка керәчәк әле. Кече вертолетлар чит илләрдә популяр, ул бездә дә шулай булачак. МИ-8 һәм МИ-17 вертолетлары данлыклы. Гомумән, чит илләрдә безнең вертолетларның абруе зур, чөнки Россиядә җитештерелгән һәр техника ышанычлы», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов.
«Казан вертолет заводы» ААҖнең генераль директоры Вадим Лигай таныштырганча, заводның тарихы Авиация сәнәгате халык комиссариатының 1940 елның 4 сентябрендәге карары нигезендә Ленинградта төзелгән 387 нче авиация заводыннан башлана. Ватан сугышы башлангач, әлеге предприятие Казанга эвакуацияләнгән. Биредә ул ат арбалары һәм дирбияләре ясаучы 169 нчы завод белән берләштерелгән.
«Бүген завод янә күтәрелеш кичерә. Коллектив 7 мең кешедән гыйбарәт, уртача хезмәт хакы - 30 мең сум. Кадрлар тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез. 137 нче һөнәр училищесы, 8 нче гимназия һәм Казан дәүләт технология университеты (КАИ) белән хезмәттәшлек итәбез. МИ-17 вертолеты камилләштерелә, «Ансат» вертолетын 2015 елдан күпләп чыгара башлау ниятләнелә», - дип сөйләде Вадим Лигай.
Генераль директор урынбасары Фәрит Садретдинов әйткәнчә, коллективта 3 меңгә якын кеше югары белемле, остазлык хәрәкәте һәм ветераннар күз уңында тотыла, гаилә династияләренә хөрмәт зурдан.
Казан вертолетларын Азия, Африка һәм Көньяк Америка илләре бик теләп сатып алалар. Завод җитештерү күләмнәрен тагын да арттырырга җыена. Һөнәрләре булмаган кешеләр дә эшкә алына, алар заводның үзендә үк һөнәрләргә өйрәтелә. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, заводка сәфәр оештырганы өчен, «Татмедиа»га рәхмәт әйтте. «Яшь кадрларга, остаз билгеләп тә, финанс ягыннан да ярдәм күрсәтелә. Социаль ипотека буенча фатирлар алуда да катнашабыз», - диде Вадим Лигай.
Завод дигәч, гадәттә, караңгы һәм салкын, идәннәре чүпле һәм майлы манзара күз алдына килә. Казан вертолет заводындагы якты цехлар, иң камил техника, уңайлы эш шартлары, һәм әлбәттә, канатланып очарга әзерләнгән вертолетлар ил авиация сәнәгатенең өметле киләчәгенә ышаныч тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading