16+

Казансуның яңа күпереннән сентябрьдә йөрербез

Татарстан башкаласында 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында берьюлы 11 юл-транспорт чишелеше төзелә.

Казансуның яңа күпереннән сентябрьдә йөрербез

Татарстан башкаласында 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында берьюлы 11 юл-транспорт чишелеше төзелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Ленин дамбасында Казансу аша салынучы күпер - иң мөһим төзелешләрнең берсе», - дип билгеләп үтте. Казансуда 1890 елларда «Кизическая дамба» күтәрелә һәм агачтан күпер төзелә. Күперне агачтан гына эшләү әле 1950 елларга кадәр дәвам иткән. 1956 елда төзелгән тимер-бетон күпер дә чиктән тыш тузган булган инде. Бүгеннәрдә «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе, Мәскәүнең «Энергомост инт груп» һәм «ИСК «СтройИнжиниринг» предприятиеләре Ленин (Кремль) дамбасында яңа күпер төзү белән мәшгуль. Беррәттән Меңьеллык мәйданында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе дә сафка басачак.
Казансуның яңа күпере янәшә торучы яссы ике күпердән гыйбарәт булачак. Күпернең Кремль ягындагы өлешенең металлдан җыелган кысасына 28 июльдә В-35 маркасындагы бетон агызырга керешелде. Элеккеге күпернең киңлеге 25 метр иде, яңа корылманың гомумкиңлеге исә 46 метрны тәшкил итәчәк. Дамбадагы юл киңлеге 33 метрга җиткереләчәк. Ленин дамбасындагы элеккеге күперне сүтү эшләре бара. Шуннан соң, яңа күпернең икенче чиратын төзүгә керешеләчәк.
Мэр Илсур Метшин: «Лондонга тәүлек саен 3 миллион (!) автомобиль керә һәм чыга. Шунлыктандыр да, Олимпия уеннары баручы Лондонда бу көннәрдә транспорт чараларыннан зур бөкеләр хөкем сөрә. Бу күренеш безгә дә урам-юл челтәрен камилләштерү кирәклеген искәртә. Казансу күперенең беренче чиратыннан транспорт хәрәкәте эш режимында сентябрь аенда җибәреләчәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading