- Әбекәй, кара әле, син Казан ветеринария академиясендә эшләмәдеңме алай-болай?
- Әйе, мин анда китапханәче идем.
- Әйтәм аны йөзең таныш. Алайса сиңа ташлама! Елмаеп җибәрсәң, бәясен тагын да төшерәм әле, - дип сөйли-сөйли, көр һәм шаян тавышлы бер ир-ат каз ите сата. Бигрәк җор телле кеше инде: сату вакытында...
- Әбекәй, кара әле, син Казан ветеринария академиясендә эшләмәдеңме алай-болай?
- Әйе, мин анда китапханәче идем.
- Әйтәм аны йөзең таныш. Алайса сиңа ташлама! Елмаеп җибәрсәң, бәясен тагын да төшерәм әле, - дип сөйли-сөйли, көр һәм шаян тавышлы бер ир-ат каз ите сата. Бигрәк җор телле кеше инде: сату вакытында халык күңелен күреп, шаярып алырга да, матур сүзләр яудырырга да өлгерә. Ачык йөзле һәм аралашырга яратучы абый кеше безнең игътибарны да әллә кайдан ук җәлеп итеп алды. «Казан ярминкәсе»ндәге күргәзмәдә сатарга үз продукциясен алып килгән ул. Биредә узган атнада «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры-2012» һәм «Волгапродэкспо» махсуслаштырылган күргәзмәләре оештырылган иде. Бу кеше белән без дә якыннанрак танышып, сөйләшеп алдык.
Фермер Илшат ХАМИЗОВ Кукмара районы Нырты авылыннан икән. Авылда 70 гектар җире бар. Монда ул печән, бодай һәм башка бөртекле культуралар чәчә. Унга якын мөгезле эре терлеге бар, дуңгызлар да асрыйм, ди. Әле моннан тыш, йорты янәшәсендә үк 3 гектар җир дә алган. Аны тимер челтәр белән ураткан да хәзер шунда 1000 (!) каз үстерә.
- Илшат абый, бу эшне башлап җибәрү авыр булдымы? Моның өчен нәрсәләр кирәк? - беренче соравыбыз шул булды.
- 3 гектар җирне тимер челтәр белән уратып алу 100 мең сумга төште. Аннары 130 мең сумга казлар өчен өй төзедек, 50 меңгә төрле кирәкле җиһазлар (җылыткычлар, һава алыштыргыч, утлыклар һ.б) алдык. Әле менә өй кырыенда ук кое казытабыз хәзер. Шуннан үзегез чутлыйсыз инде.
- Алгач та казлар күп үлдеме?
- Ансыз гына булмый инде. Сатып алган казларның якынча 10 процентка якынын югалтабыз. Баштарак моңа күңел бик нык әрнесә дә, хәзер ияләнәбез инде. Күрәсең, шулай тиештер ул. Әле быел көртлек карчыгасы (карчыгасыманнар семьялыгыннан булган ерткыч кош) дигән кош ияләнде. Бер елны да күренгәне юк иде аның. Менә монысы үзәкләргә үтә. 30 казыбызны үтереп ташлады быел. Әле ничек эшли диген: чирәм ашап йөргән казның сыртына утыра, сыртын тишеп үпкә-бавырын ашый да китеп бара. Каз шунда ятып кала. Бу вакытта тешләреңне кысып каласың инде... (Хәтта әби-бабайларыбызның да көртлек карчыгасы турында сөйләгәннәре хәтердә түгел. Әлеге кошларның авыл җирләрендә соңгы вакытларда гына пәйда булуы, күрәсең, экологиягә китергән зыянның нәтиҗәседер. Көртлекләр азайгач, бу ерткыч кошлар казларга һөҗүм итә башлаган. - Ч.Н.)
- Казларыгызны кемнәр саклый?
- Балалар карый. Өчәү алар минем. Дөрес, кечкенәсенә - улыма әле 4 кенә яшь. Бер кызыбыз - 8дә, икенчесе 7 нче сыйныфта укый. Казларны җәй буе кызлар карады инде. Комбайнга менеп утыралар да шуннан күзәтәләр. Аларга да быел авырга туры килде: башка елларны 30 көн саклаганнан соң, котылалар иде, быел теге кош аркасында сентябрь буе да каз сагаларга туры килде шул.
- Казлардан керем яхшы чыгамы? Сораучылар күпме?
- Керем бар, Аллага шөкер! Аның урынын бер ясап куйсаң, җиһазларын бер алсаң, башка елларны анысына акча сарыф итмисең бит инде. Болай казларны 1200-1500гә сатабыз. Каклаган һәм ысланганнары кыйммәтрәк бәягә китә - аларын байлар ала. Сораучылар җитәрлек: килеп тә алалар, үзебез дә алып килеп бирәбез. Аннан атна саен ярминкәләргә алып килеп сатабыз.
Илшат абыйның «талисманы» да бар - кызыл башлык ул. Үз клиентлары базарда аны шул башлыгыннан йөзләгән кешеләр арасыннан да күреп ала. (Күргәзмәгә исә ул икенче башлык киеп килгән иде, кызылын базарда сатканда гына кия икән.)
Әле дүртенче дистәсен генә ваклаган Илшат Хамизов шулай җиң сызганып эшләп авылда яшәп ята. Казан ветеринария академиясен тәмамлагач та, яшь егет авылга кайтып китә. Берничә ел колхозда эшләп ала да аннан үз эшен башлап җибәрә, фермер булып китә. Хәзер хатыны белән бергәләшеп 3 бала үстерәләр. Үз кибетләре дә бар. Тормыш иптәше шунда эшли. Бүгенге көндә яшьләр авылда калмый, диләр. Менә бит, кала икән! Күңелеңә ятышлы шөгыль булдырып, шуннан ямь табып яшәргә генә кирәк...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар