16+

Кәефең ничек, эшкуар?

Татарстанда татар телен укыту буенча яңа дәреслек әзерләнә. Моның кирәклеге турында мең кат әйтелсә дә, ниһаять, боз яңарак кына кузгала башлады.

Кәефең ничек, эшкуар?

Татарстанда татар телен укыту буенча яңа дәреслек әзерләнә. Моның кирәклеге турында мең кат әйтелсә дә, ниһаять, боз яңарак кына кузгала башлады.

Татарстанда татар телен укыту буенча яңа дәреслек әзерләнә. Моның кирәклеге турында мең кат әйтелсә дә, ниһаять, боз яңарак кына кузгала башлады. Бөтен балаларга да аңлаешлы яңа әсбапны «Ана теле» онлайн мәктәбе һәм «Сәлам» дәреслеге нигезендә эшләмәкчеләр. Бу турыда кичә парламент сессиясендә Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арта

Сөенечле саннар Рафис Борһанов чыгышында шактый яңгырады. Әйтик, 2022 елга Татарстандагы бөтен сабыйларны да балалар бакчасында урыннар белән тәэмин итмәкчеләр. Бу елның ахырына гына да өстәмә рәвештә 6 мең урын булдырыла.
– Быел республикада бер бакча ачылды инде. Тагын 29ны төзү эшләре дәвам итә, шуларның 27се «Демография» илкүләм проекты буенча торгызыла. Аларны быел ук файдалануга тапшырырга исәп бар, – диде министр.


Мәктәпләр саны күзгә күренеп арта. 2018 елда 10 белем бирү учагы төзелеп, аларга 5,5 мең бала укыр­га кергән. Хәзерге көндә биш мәктәп һәм ике мәктәп бинасына янкорма төзелеп килә. Нәтиҗәдә, өстәмә 6 мең урын булдырыла дигән сүз.
Укучылар юлларда исән-имин генә йөрсен өчен, былтыр шактый гына мәктәпнең автобуслары алыштырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, өч елда белем учакларына 225 яңа автобус һәм 45 җиңел машина тапшырылган.
Милли интеллигенцияне аеруча борчыган Милли педагогия институтына да тукталды Рафис Борһанов. Хәтерләсәгез, бу бурычны Рөстәм Миңнеханов үз Юлламасында куйган иде. Министр сөйләвенчә, 2018 елда Казан федераль университеты нигезендә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачылып, 125 студент кабул ителде. Алар махсус программа буенча ике телле белгеч буларак әзерләнә. Моның өчен республика бюджетыннан 11,5 миллион сум бүлеп бирелде.


«Милли педагогик белем бирү өлкәсен үстерү буенча эш дәвам итәчәк», – дип ышандырды министр. Ул полилингваль, ягъни укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак мәктәпләр турында да сүз кузгатты. Анда балаларны милләтара татулык рухында тәрбияләп үстермәкчеләр.

Саннар телендә

– Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючылар саны 2018 елда 68 кешегә артып, 194 кешегә җиткән, бу 2014 елдан башлап иң яхшы күрсәткеч. 10 чыгарылыш укучысы БДИда берьюлы ике фәннән 100 балл җыя алган.
– Бөтенроссия олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң Татарстан өченче урында бара.
– Республика мәктәпләрендә белем бирү 5 телдә алып барыла, 7 тел фән буларак укытыла. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләтнең телләре һәм мәдәниятләре өйрәтелә.
– Татарстанның 46 югары уку йортында 150 меңләп студент белем ала.

Эшкуарларның моң-зарын ишетәләр

Депутатлар алдында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та хисап тотты. Былтыр аңа 1,4 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Эшкуарлар, тикшерү органнары артык бәйләнүчән, дип зар елый. Аларның хокукларын яклау буенча эшне көчәйтү максатында, махсус Үзәк төзергә тәкъдим ителде. Биредә бизнес белән контроль-тикшерү органнары арасында уртак тел табу җаен тапмакчылар.
– Тикшерү органнары җәза бирү белән генә шөгыльләнергә генә түгел, кагыйдә бозуларны булдырмас өчен, аңлату, киңәш бирү белән дә шөгыльләнергә тиеш, – дип басым ясап әйтте Тимур Нагуманов.
«Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында һәр районда эшмәкәрләр белән очрашулар үтә. Һәр сорау, моң-зар йә урында хәл ителә, йә соңрак чишелә. Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгын бер ай эчендә хәл итәләр.
Татарстан Президенты каршын­дагы эшкуарлык Советы да нәтиҗәле эшли. Аларның тырышлыгы белән күп кенә законнарга бизнесның эшен җиңеләйтә торган үзгәрешләр кертелгән.
2018 елда вәкаләтле вәкилнең игътибар үзәгендә үзмәшгульләр мәсьәләсе булган. Хәтерләсәгез, эшкуар буларак теркәлмәгән, әмма, әйтик, бәлеш пешереп, репетитор булып эшләп көн күрүчеләр дә салым түләргә тиеш була. Әмма бу Федераль закон сынау рәвешендә илнең дүрт төбәгендә генә, шул исәптән Татарстанда эшли. Документның проектын фикер алышуда республика халкы да актив катнашып, законны эшләгәндә безнекеләрнең дә шактый фикере исәпкә алынды. Бүгенге көндә Татарстанда 5 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
– Тикшерү нәтиҗәләренә карап, без шуны аңладык: үзмәшгульләрнең күбесе легаль шартларда эшләргә тели, чөнки рәсми булмаган шартларда эшләү аларга зур кыенлык­лар китерә. Алар ссуда алыр өчен банкка тиешле белешмәләрне дә күрсәтә, сатып алучыларына чек та бирә алмый. Ахыр чиктә, алар законсыз эшчәнлек өчен, санкцияләр булмасмы, дип куркып яши. Эшкуарлар үзләре дә әйтә, «шәхси эшмәкәр» буларак теркәлү аларга кыйммәткә төшә. Үзмәшгульлек яшь эшкуарларга яңа статуска ия булып, законлы рәвештә эшләргә, кирәкле мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирә. Соңыннан алар тулы канлы эшмәкәрләргә әйләнерләр, дип ышанабыз, – дип белдерде Тимур Нагуманов.


Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин фикеренчә, кече бизнес һәм үзмәшгульләр белән эшләү безнең илдә яңа күренеш.
– Без, ягъни Татарстан, үзмәшгульләргә кагылышлы законнарга үзгәреш кертүчеләрнең берсе булырбыз дип уйлыйм, – диде парламент башлыгы.
Республиканың төрле районнарында эшкуарлар үзләрен төрлечә хис итә. Тимур Нагуманов моны махсус тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп әйтте. Сораштыруда барлыгы 8 мең чамасы кеше катнашкан. «Бизнес кәефе» дигән күрсәткеч республикада 43 пункттан 37 пунктка кадәр төшкән. Иң зур «мәтәлү» – Азнакайда. Бер ел эчендә биш районда гына «бизнес кәефе» яхшырган: Буа, Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнарында. Иң шат күңелле бизнес вәкилләре Түбән Кама, Кама Тамагы һәм Мөслимдә эшли булып чыкты. 2019 елда «пессимист» эшкуарлар аеруча күп булган районнарда «оптимистик» рух булдыру буенча яңа система эшли башлый.

Исерек әти-әниләрне айныталар

Кичкә таба Дәүләт Советы депутатлары каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да пәйда булды. Нагуманов белән чагыштырганда, хатларны Удачинага күбрәк язалар – былтыр 2 мең чамасы мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Балаларның хокукларын яклау өлкәсендә проблемалар ярылып ята. Мәктәптәге низагларны әйткән дә юк. Аларны көйләү буенча һәр мәктәптә махсус комиссия булдырырга тәкъдим ителә. Сабыйларны беренче класска яздыруда да кыенлык­лар әледән-әле туып тора. Вәкаләтле вәкил исеменә бу уңайдан юлланган мөрәҗәгатьләрнең күбесе балалар файдасына хәл ителгән. Мондый очраклар мөмкин кадәр азрак булсын өчен, Гүзәл Удачина, беренче класска кабул итүнең тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный.
Гаилә иминлеге дә – көн кадагын­дагы мәсьәлә. Күп төрле чараларның файдасы һәм ярдәме тими калмый, билгеле. 2015 елдан эшләп килә торган «Аеклык ноктасы» проекты хәмер белән мавыгучы ата-аналар белән эшләүгә юнәлтелгән. Өч ел эчендә 167 ата-ана дәваланып, шуларның 85 проценты авызына бүтән капмаган. Проектның иң сөенечле нәтиҗәсе – 300дән күбрәк бала гаиләдә калган.
Татарстанда былтыр 13,5 мең аерылу очрагы теркәлеп, 10,5 мең бала психологик зыян күргән. Бу саннарны ишетүгә, Фәрит Мөхәммәтшинның чәчләре үрә торды. Җитмәсә, бала бүлешә алмыйча, судка барып җитүчеләр дә байтак. Былтыр гына да шундый 300 очрак теркәлгән! Парламент башлыгы, бу мәсьәләне дикъкать белән өйрәнеп, анализ ясарга чакырды.
Приюттан бер алынып, яңадан кайтарылган балаларның күплегенә дә хәйран калды Фәрит Мөхәммәтшин. «Алар, үз гаиләсен дә, тәрбиягә алган гаиләсен дә югалтып, ике тапкыр фаҗига кичерә. Ни өчен шулай килеп чыга, киләчәктә бу мәсьәләне ничек көйләргә була?» – дип, парламент башлыгы Гүзәл Удачинадан конкрет тәкъдимнәр көтүен әйтте.

Өч ел саен үзгәртәләр

Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясенә дә үзгәрешләрне кабул итте депутатлар. Документ 2015 елда кабул ителгән иде. Дөньядагы вазгыятьне истә тотып, Стратегиягә өч елга бер үзгәрешләр кертү каралган.
Республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, 2030 елга тулай төбәк продуктын 5 триллион сумга җиткерү бурычы үзгәрешсез кала. Былтыр аның күләме 2 триллион 440 миллиард сумга җитте. Стратегиягә өстәмәләр керткәндә, хакимият органнары, предприятиеләр, фән һәм мәгариф оешмалары, яшьләр иҗтимагый оешмалары фикере исәпкә алынган.
Саннар телендә
– Стратегияне гамәлгә ашыру барышында, ягъни 2015-2018 елларда 14 меңнән артык балага исәпләнгән 24 яңа мәктәп, 13 мең сабыйга 93 балалар бакчасы төзелде, 285 мәктәп һәм 267 балалар бакчасы төзекләндерелде, 146 мәдәният йорты, 600дән артык спорт корылмасы, 965 сәламәтлек саклау объекты сафка бастырылды.
– Стратегия эшли башлаган чордан бүгенге көнгәчә Татарстанда 206 мең бала туган.


«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова яңа вазифага билгеләнде

«Шәһри Казан»ны 2014 елдан бирле җитәкләгән Гөлнара Сабирова башка вазифага билгеләнде, кичәге көннән ул – «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире.


Гөлнара Сабирова җитәкләгән чор «Шәһри Казан» газетасы һәм коллективы өчен уңышлы еллардан булды. Авырлык белән җыела торган тираж тотрыклы сакланды, сайт эшчәнлеге буенча басма алдынгылар рәтенә чыкты, хезмәткәрләр һәм журналистлар төрле бәйгеләрдә катнашып танылды, редакциянең матди хәле яхшырды.
Яраткан һәм хөрмәт иткән баш мөхәрриребез Гөлнара Ильяс кызына яңа эшендә зур уңышлар телибез!

Фото: gossov.tatarstan.ru

Линар ЗАКИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading