Россия Президенты Владимир Путин транспорт чарасын идарә итүченең исереклек халәтен ачыклауда кандагы алкогольнең минималь күләмнәренә аныклык керткән законга имза куйды.
Быелның 1 сентябреннән гамәлгә куелачак яңа канунда язылганча, әгәр прибор өреп чыгарылган һаваның 1 литрында этил спирты парларының күләме 0,16 һәм аннан да күбрәк миллиграмм булуын күрсәтсә, транспорт чарасын йөртүче исерек хәлдә дип саналачак. Кан тикшерелгән очракта, 1 литр канга 0,35 миллиграмм һәм граммнан артык этил спирты туры килсә, бу - исереклеккә дәлил. «Нуль промилле», ягъни руль артындагы кешенең канында «тамчы кадәр дә спирт катнашмасы булмаска тиеш» дигән таләп куелмый. Кеше спирт катнашмалы дару, кефир яки куас эчеп куйган булырга мөмкин. Боларны һәм приборларның «хаталануын» исәпкә алып, минималь күләмнәре шактый демократик саннарда билгеләнгән.
Аның каравы, административ чаралар нык катгыйлана. Транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итсәң, 30 мең сум штраф салына, таныклык 1,5-2 елга алына. Рульне исерек кешегә тоттырган транспорт чарасы хуҗасына да нәкъ шушы җаваплылык яный. Әгәр кеше руль артында икенче мәртәбә дә исерек хәлдә эләксә, аны 50 мең сум штраф һәм транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгыннан 3 елга мәхрүм калу җәзасы көтә. Таныклыгын алдырткан кеше исерек хәлдә транспорт чарасын йөртсә, ул 10-15 тәүлеккә кулга алына. Административ кулга алуны кулланып булмаган очракта, мәсәлән, авырлы хатыннарга 30 мең сум штраф салына.
Медицина тикшерүеннән баш тартсаң, штраф - 30 мең сум, таныклык белән дә 1,5-2 елга саубуллашасың. Транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгын алдырткан кеше исереклеккә (руль артында вакытта) медицина тикшерүеннән баш тартса, 10-15 тәүлеккә «тоткынлык»ка озатылырга мөмкин. Автомобиль тизлеге юлдагы күрсәткечтән сәгатенә 80 км дан арттырылса, 5 мең сум штраф салына яки таныклык 6 ай вакытка алына. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләргә, мопед (скутер) йөртүчеләргә 1 сентябрьдән штрафлар күләме шулай ук шактыйга арта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар