16+

Күңел җылыгызны кызганмагыз!

Тиздән инвалидлар декадасы җитә. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аларның проблемаларын чишүгә юнәлтелгән төрле чаралар, хәйрия акцияләре оештырыла.

Тиздән инвалидлар декадасы җитә. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аларның проблемаларын чишүгә юнәлтелгән төрле чаралар, хәйрия акцияләре оештырыла.

Декадага әзерлек турында Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе»дә сөйләштеләр.

Инвалид балалары булган гаиләләр өчен иң сөенечле яңалык – матди ярдәм күрсәтелүдер, мөгаен. Башкалада барлыгы 87 мең инвалид исәпләнә, аларның 4,7 меңе – балалар. Инвалидлар декадасы уңаеннан, инвалид баласы булган 315 гаиләгә Казан бюджетыннан барлыгы 1 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Сүз инвалид балаларны ялгызы гына үстерүче әниләр, мохтаҗ инвалид гаиләләр турында бара. Ел саен аларга шәһәр бюджетыннан бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтелә.
Акчалата ярдәмнән тыш, ункөнлектә җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында инвалидларга ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителәчәк.

– 29 җәмәгать туклану урыны бушлай ашатулар оештыра. Урта һөнәри белем бирүгә юнәлтелгән ун уку йорты, матурлык салоннары белән берлектә, инвалидларның чәчләрен бушлай кисәчәк, – ди Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Ялгыз яшәүче инвалидларны да онытмыйлар. Декада кысаларында, социаль хезмәткәрләр аларның өйләрен килеп җыештырачак. Өйләреннән чыгып йөри алмаган, урын өстендә ятучы авыруларга аерым игътибар күрсәтеләчәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләре мондый пациентларның яннарына үзләре киләчәк. Сырхауханәләрдә инвалидларга ярдәм күрсәтү темасына консультацияләр узачак.
Рөстәм Гафаров әйтүенчә, инвалидлар өчен спорт, мәдәни, социаль чаралар оештыру да ниятләнелә. Сүз уңаеннан, спорт чаралары инде кичә үк башланды. «Инклюзив спорт көне» Россия күләмендәге фестивальгә Татарстаннан да физик яктан мөмкинлеге чикле булган 50гә якын бала кушылды. Үсмерләр берничә дисциплина буенча ГТО нормалары тапшырды.
Чараларны оештыру мәсьәләсендә инвалидларга ярдәм итәргә теләгән кешеләр «Игелекле Казан» проекты дирекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Былтырдан кергән карар нигезендә, инвалид балалары булган Казан гаиләләренә милеккә салым түләүдә ташламалар каралган. Хәзер Казан тәҗрибәсен Татарстанның башка районнарында да куллана башлаганнар.

30 ноябрь «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Добрая волна» хәйрия гала-концерты узачак. Балалар йортларында тәрбияләнүче, күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган, физик яктан мөмкинлекләре чикле талантлы 130 бала Россия эстрадасы җырчылары Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерия һәм башкалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
3 декабрь Ленин исемендәге мәдәният йортында шәһәр күләмендә бәйрәм концерты оештырылачак.
5 декабрь Әмәт урманы паркында «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясе узачак. Монда коррекция мәктәпләреннән, интернатлардан 300дән артык бала чаңгыга баса алачак. ДЦП диагнозлы балалар өчен махсус җайланмаларда шуулар да булдырылачак. Бу мөмкинлекне Парк һәм скверлар дирекциясе «Альпари» фонды белән берлектә оештыра.
7 декабрь «Әкият» курчак театрында «Дуслар, кулга-кул тотынышыйк» фестиваленең гала-концерты узачак. Монда инвалид кешеләр чыгыш ясый. Фестиваль республиканың 20 интернатыннан, балалар йортыннан 700ләп катнашучыны берләштерәчәк. Беренче тапкыр гала-концертта Самара өлкәсеннән, Мәскәүдән дә яшь артистлар катнашачак.
0+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading