16+

Кем китте дә, кем килде: Татарстанда район башлыклары һәм министр алышынды

Бу атнаның иң зур яңалыгы, мөгаен, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры белән берничә район җитәкчелегенең алышынуы булгандыр.

Кем китте дә, кем килде: Татарстанда район башлыклары һәм министр алышынды

Бу атнаның иң зур яңалыгы, мөгаен, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры белән берничә район җитәкчелегенең алышынуы булгандыр.

Бер Маратны икенче Марат алыштырды

Марат Әхмәтовның китәчәге турындагы хәбәр яз көне үк таралган иде. Аның урынына кем буласы турында да шактый фаразлар булды. Әмма соңгы көнгә кадәр министр кәнәфиенә кемнең утырачагы турында беркем белмәде. Өченче көн исә министрлыкка яңа кешене тәкъдим иттеләр. Ул – элекке министрның адашы – Буа районын җитәкләгән Марат Җәббаров. Ә аның урынына вакытлыча Буа башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов калды.

Марат Җәббаровка 36 яшь, Чистайда туган. Икътисад, юрист, агрохимия белгечлеге бар. Биектау районы “Бөреле” җәмгыятенең генераль директоры, 2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары булып эшләгән. 2017 елда Буа районы башлыгы итеп сайлана.
 
Аграр министрлык белән егерме ел җитәкчелек иткән Марат Әхмәтов исә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Хезмәттәшләре белән саубуллашканда ул, старт бирелгән әйбернең финишы да булырга тиешлеге турында искәртеп, “20 ел эчендә күп нәрсә эшләнде, мин республиканы күп икмәк белән калдырам. Әле сез аны 4,5 миллион тоннага да җиткерерсез дип өметләнәм", – диде.

“Төп максат – халыкның наказларын үтәү”

20 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы алтынчы чакырылыш парламент депутатларының беренче утырышы узачак. Анда депутатларга яшерен тавыш бирү юлы белән Дәүләт Советы рәисен, аның урынбасарларын һәм комитет җитәкчеләрен сайларга кирәк булачак.

Быелгы чакырылышта комитетларның саны артыр дип көтелә. Ул Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа депутатлар белән очрашканда, парламент бу катлаулы заманда җаваплы бурычларны хәл итәргә сәләтле булыр дип ышанам, диде. Ул депутатлардан парламент комитетлары һәм Дәүләт Советы утырышларында актив катнашуларын сорады.

– Безнең төп максат – халыкның наказларын үтәү. Иң актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә тиешбез. Безнең өчен тавыш бирүчеләр ышанычын аклау буенча җитди һәм җаваплы эш көтә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Врезка: 25 сентябрьдә узачак VI Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Берничә районның да хуҗалары алышынды

2013 елдан бирле Яшел Үзән районы җитәкчесе булган Александр Тыгин депутат булып сайланып, эшеннән китте. Аның урынына Президент Лаеш районы башлыгы булган Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. Лаеш та хуҗасыз калмады. Анда Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов килде. Аны исә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алыштырды. Ул министр урынбасары вазифасын 2003 елдан бирле башкарып килде.

Спас районы башлыгы да алышынды. Камил Нугаев шулай ук депутат булып китте һәм аның кәнәфиенә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтовны куйдылар. Әлеге исем безнең өчен яңа һәм шуңа да аның белән таныштырып китү урынлы булыр. Фәргать Мөхәммәтов ТАССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Татагропроммодульстрой идарәсе җитәкчесе урынбасары булган, Алиш исемендәге совхозда эшләгән. 1998-2003 елларда Екатериновский совхозы директоры, аннары «Спас агроснаб» җәмгыяте директоры һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы вазифаларын башкарган. Шуннан соң 2013 елдан Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын җитәкләгән.

Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриевны да икенче районга күчереп утырттылар. Ул Алабуга районын җитәкләячәк. Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шафигуллинны әлеге район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарының яңа билгеләнгән җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Ул барысын да җаваплы вазифаларга билгеләнү белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, яңа урыннарда җитәкчеләргә районнарда социаль-икътисади вазгыятьне үстерү, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру белән бәйле җитди мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, шулай ук халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.

Фото: intertat.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading