Шәһри Казан

Кесә телефоны, интернет аша "талау" очраклары көннән-көн арта, сак булыгыз!

Интернет, кесә телефоны бер яктан уңайлы булса да, караклар өчен дә бигрәк җайлы нәрсә икән, җәмәгать. Былтыр Татарстанда интернет аша, кесә телефоны кулланып, 3578 урлау очрагы теркәлгән. Кыскасы, күренми торган караклар үз эшен эшли. Берәү алдый, берәү алдана.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел бер олы яшьтәге ханымны «кәкре каен»га терәткәннәр. Хатын иске машинасын сатарга булган. Бу хакта социаль челтәрдә игълан да урнаштырган. Үзләрен сатып алучылар дип таныштырган караклар, беренчел кертемне түлибез дигән булып, хатынның банк картасы мәгълүматларын сораганнар. Сатучы исә, аны-моны уйламыйча, карточкада барыбер акча юк, алдый алмаслар дип ышанып, боларга номерын әйтеп яздырган. Башта хатынның телефонына исәп счетыгызга 200 мең сум акча күчте, дип смс хәбәр килгән, аннары сатып алучы, имеш, «бу акчаларны ялгыш күчердем, зинһар, кайтарыгыз инде», дип үтенергә тотынган. Беркатлы хатын ышанган. Карточкасындагы акчаларны тикшереп тә тормыйча, банкоматка башта 100 мең сум, аннары калган 100 мең сумны алып барып салган. Кыскасы, хатын машинасын да сата алмаган, өстәвенә акчасыннан да колак каккан.

Телефон номерларының банк карталарына бәйләнгән булуы да караклар өчен файдага. Кеше телефон номерын алыштыргач, операторлар берникадәр вакыт узгач, ул номерларны башка кешегә сата. Ә оста караклар моннан файдалана. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының урлау очракларын ачыклау бүлеге җитәкчесе Тимур Шакирҗанов әйтүенчә, нәкъ менә сим-карталар ярдәмендә урлауга махсуслашкан караклар да бар. Гадәттә алар сим-карталарны күпләп сатып ала да, телефон номерының кайсы мобиль банкингкка тоташканын ачыклый. Шул рәвешле, кешеләрнең шәхси исәп номерларын белә.

Шулай ук «Авито. ру» сайты аша товар сатып алам дип акчаларыннан колак какканнар да аз түгел. Әйтик, Удмуртиядән 21 яшьлек бер егет әлеге сайт аша смартфоннар сатам, дип игълан элгән. Беркатлы сатып алучыларны ярык тагарак алдында калдырып, ул 100 мең сумнан артык акча эшләргә өлгергән. Монда да схема гади.
Арзан бәядән тәкъдим ителгән товарны күреп, сатып алучы күрсәтелгән номерны җыя. Сатучы исә, беренчел кертем кирәк, дип җавап биргәч, тегесе акчаны түли, ә товар юк, сатучыдан да җилләр искән.

Полиция хезмәткәрләре 2013 елдан бирле халыкны алдалап йөргән шундый бер караклар төркеменең эзенә төшкән инде. Мотоцикл, катер, квадроцикллар сатабыз дигән игълан хуҗалары - Казаннан биш кеше бары тик чит төбәктәге кешеләр белән генә эшләгән. Нәтиҗәдә алар 20 миллион сум акча урлаган.


Интернет аша танышулар да күңелсез тәмамланырга мөмкин. Сүз виртуаль мәхәббәт хакында гына түгел, еш кына кәләш урынына караклар ялган кызлар тәкъдим итә. Имеш, каядыр барасы бар, нидер аласы бар дигән булып, интернеттагы «кызлар» танышкан егетләреннән акча сорый. Сер бирергә теләмәгән ир-ат акча кызганмый, тик булачак хатыны урынында еш кына караклар икәне ачыклана. Мондый юл белән, гадәттә, Татарстан кызларына өйләнергә теләгән чит ил кияүләре алдана икән.

Полиция хезмәткәрләре әлеге төр караклык белән мөмкин булганча көрәшә. Әмма, быел, мәсәлән, бу җинаятьләрнең өчтән икесе ачыкланмый калган. Чөнки күп очракта каракларның эзенә төшүе мөмкин түгел.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре банк карталары белән эш иткәндә халыкны аеруча сак булырга өнди.


- Беркайчан да беркемгә дә банк карталарының номерларын әйтмәгез.

Реклама

- Пин-кодыгызны да үзегез генә белегез, бу хакта хәтта банк хезмәткәрләре дә сорарга тиеш түгел.

- Товар сатып алганда сатучының үзе белән күрешкәннән соң гына акчаны түләгез.

- Әгәр дә сезне алдалаганнар икән, тиз арада «02» номерына шалтыратып хәбәр итегез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: