16+

Кесәгезне киңрәк ачыгыз: пенсия арта

1 февральдән федераль ташламага ия гражданнарның айлык түләүләре 2,5 процентка артачак.

1 февральдән федераль ташламага ия гражданнарның айлык түләүләре 2,5 процентка артачак.

Әлеге исемлеккә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, сугыш инвалидлары, физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар; I, II, III төркем инвалидлар, Ленинград блокадасында катнашканнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар керә.

Татарстанда шундый ташламаларга ия 340 меңгә якын кеше санала. Уртача керемнәренә карап, пенсионерларга юл өчен айлык түләүләр бирелә. Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, гади пенсионерның уртача айлык кереме 25 мең сумнан арткан очракта, юл өчен – 90 сум, керем 20-25 мең сум булганда – 180 сум, 20 меңнән азрак булганда 466 сум түләү каралган.

Февральдән айлык түләүләр составына кергән социаль түләүләр җыелмасы да 1 075 сумга җитәчәк. Аның 828 сумы – табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин итү, 128 сумы – медицина күрсәтмәләре буенча санаторий-курортларга юллама алу, 118 сумы дәваланырга барган өчен шәһәр яны тимер юлы транспортына, шулай ук шәһәрара транспортка киткән юл акчасын үз эченә ала. Закон нигезендә, әлеге ташламаларның бер өлешеннән баш тартып, аны акчалата алырга да була.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading