16+

Кәгазь корты синдромы

Миндә шулдыр инде. Ялга барган җирдән дә «кортладым» - укырга газета-журнал кирәк. «Айпадтан укы, интернетта да шул ук язмалар бит», - дип карый ирем. Укып та карадым үзе - тегеләй итәм, болай итәм, өстәл артында да минекечә түгел ул планшет, кырын ятсам да, пәриемә ярамый. Иртән-иртүк киоск эзләп киттек барыбер....

Миндә шулдыр инде. Ялга барган җирдән дә «кортладым» - укырга газета-журнал кирәк. «Айпадтан укы, интернетта да шул ук язмалар бит», - дип карый ирем. Укып та карадым үзе - тегеләй итәм, болай итәм, өстәл артында да минекечә түгел ул планшет, кырын ятсам да, пәриемә ярамый. Иртән-иртүк киоск эзләп киттек барыбер. «Рәхәтлән инде, - дип көлде ирем газета-журнал җыюымнан, - әнә авызың колагыңа җитте».
Соң, ана сөте белән сеңгәнне тана сөте белән юып алып булмыйдыр инде ул. Китапханәче баласы булып үс тә газета-журнал яратмый кара син! Әле дә хәтерлим балачакны - газета-журналлар килгәнче үк чират төзеп куябыз: кем нәрсәне беренче укый. Хәзер уйлыйм да шаккатам - соң ул вакытта да телевизоры бар иде инде аның, мин унынчыда укыганда әтием компьютер да алып кайтты. Ә вакытлы матбугатка караш үзгәрмәде - элек тә укыйбыз, хәзер дә язылмый кала алмыйбыз шуңа.
Теләсә кем теләсә нәрсә әйтсен, әмма экран белән кулга тотып укыган матбугат чыганагы - икесе ике тойгы инде ул. Китап булсынмы ул, мәгънәле, хөрмәткә лаеклы вакытлы матбугат булсынмы - аның җаны бар, рухы бар. Шуңа да мин һәр кешегә, кәгазь корты ук булмасалар да, вакытлы матбугаттан аерылмауларын теләр идем. Бу инде иң беренче чиратта, синең, минем яраткан басмам - «ШК»га кагыла, кадерле укучы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading