16+

Халык чын чыршыны сатып алмый башлаган

Халык ясалма чыршыны күбрәк сайлый башлаган.

Халык ясалма чыршыны күбрәк сайлый башлаган.

Яңа ел бәйрәмнәре өчен үстерелгән 11 меңнән артык чыршының бары 4 меңе генә сатылган. Монда кисәтү эшенең дә нәтиҗәсе зур, дип саный Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.

Яңа ел алдыннан “Чыршы” оператив-профилактика чарасына нәтиҗә ясалды. Әлеге чара кысаларында 120 мобиль патруль төркем, хокук сакчылары урман кишәрлекләрен күзәтеп торганнар. Халыкка аңлату эшләре алып барганнар. Тиешсез урында чыршы кискән өчен гражданинга 3-4 мең сум штраф яный. Юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф салына. Китергән зыян өчен аерым штраф каралган. Яңа ел вакытларында бу штраф суммасы ике тапкыр арта. Узган ел белән чагыштырганда быел законсыз чыршы кисүчеләр шактый кимегән. Былтыр бу өлкәдә 18 тәртип бозу очрагы күзәтелсә, быел 8гә якын. Аеруча, Саба, Минзәлә, Тәтеш, Алабуга, Буа, Болгар урманчылыгында законсыз агач кисүләр күзәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading