Шәһри Казан

«КИЛЕННӘРЕБЕЗНЕ САГЫНЫП СӨЙЛӘРГӘ ГЕНӘ КАЛДЫ»

«Булгария» фаҗигасенең кайгы җиле Кайбыч районы Мәлки авылына да бәреп кергән иде. Бу авылдан 3 килен - 3 дус кыз фаҗига корбаннары булды. Сәяхәткә кузгалган ирле-хатынлы 3 пар арасыннан Иван белән Александр гына исән-сау котыла алган.

Иван + Наташа
Авылдагы зур йортларында Роза апа белән Александр абый Маланьевлар икесе генә яшәп яталар икән. Өй тулы уенчык булгач, оныклары бик күп, ахры, дип уйлаган идек башта. Берәү генә икән. «Сентябрьдә 6 яшь тула. Алар хәзер берсе дә бишкә тора бит», - ди Роза апа. Киленнәре Наташа «Булгария»дә һәлак булмаган булса, бүген ике онык сөясе кешеләр иде алар. «Иван белән Наташа 7 ел йөреп өйләнештеләр. Үзебезнең авылның ашханәсендә ясаган идек туйларын. Бигрәк ошаткан идем киленне. Яңа елларга, туган көннәргә дигәндәй килеп йөрде. Аннан өйләнешеп бер генә ел яшәделәр. Декретка чыккан иде инде килен. Бала тугач анда-монда барып йөреп булмас, барып кайтыйк дигәннәрдер инде. Аннары, хатын-кыз авырлы чакта Болгарга барса, баласы бәхетле була икән дип тә ишеткән булганнар. Казанда яшиләр иде алар, киткәннәрен дә белмәдек. Баткан кешеләрне эзләү барган көннәр бик кыен булды инде.Тапмыйлар да тапмыйлар бит» , - ди Роза апа.
Үзләре ире белән 10 ел буе бер сыйныфта укып, яратышып өйләнешкән кешеләр алар. Александр абыйның Армиягә барып кайтуын санамаганда, гомер буе бергә. Шуңа да улының ялгыз калуына бик кайгыра Роза апа. «Яшьләре дә булгач, тормыш юлына бик матур гына кереп киткәннәр иде бит. Берсе 30 да, икенчесе 31дә дигәндәй. Эшләре дә әйбәт иде. Дача да сала башладылар. Килен бик ачык, бик ягымлы булды. Машина белән кайтып туктауга, бөтен картлар белән исәнләшеп, аларның хәлләрен белешә торган иде. Иван бик сагына аны, яңадан өйләнергә уйлап та карамый. Киленнең сеңлесе Олесяның туена барып кайттык менә бергәләшеп 3 августта, - ди ул. - Иван сыйныфташларын бик якын итте. Җир кишәрлеге алгач, дусларын да үз янына тартты. Башта Рябчиковка алышты җир, аннан Гавриловка. Хәзер дачасына бара да, Сергейлар юк бит дип уфтана».
Сергей + Ирина
Серафима апаларга барырга башта кыенсынып тордык. «Булгария» аның киленен генә түгел, улын да «йоткан» бит. Шуңа да безне анда Наташаның каенанасы Роза апа озата барды. Кыяр тозларга җыенып, банкалар юып йөрүче Серафима апа Рябчикова безне тизрәк өйгә әйдәде. «Сергей белән Иринаны искә төшереп еламаган бер генә көнем дә юк, - ди ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. - Кешенеке үлде дисең дә узып китә, үзеңнеке йөрәктә шул. Бигрәк төшеп югалдылар бит, мин аларның киткәннәрен белмәдем дә. Телевизордан да рус каналларын карамыйм, татарчаны гына тыңлыйм. Икенче улым Андрей килгән шулай. «Анда теплоход баткан», - ди. «Вести»ны ачтым да, күпме кеше баткан бит, туганнарына сабырлык бирсен, ай Аллам дип елап утырам. Аларны карап утыра торгач, эчем пошып, киленгә шалтыраттым. Телефоны тотмый. Сергейга шалтыраттым, аныкы да тотмый. Кызыма шалтыраттым аннары. «Алар дачададыр, анда тотмый телефон», - дигәч, тынычландым инде. 11 тулды, 12 нче китте, үлгән кешеләрне кызганып елый-елый йокларга яттым. Иртә белән 5 нче яртылар булгандыр, балалар килеп керде. Тизрәк дару каптырдылар миңа. «Сергейлар батканнар бит, хәзер саубуллашырга китәбез, җыен», - диләр. Менә кызлары Полина ятим калды инде, 22 декабрьдә 3 яшь тула. Ул Чирмешәндә әбиләрендә яши.
Күрәсе булгандыр инде, алдан төш тә күргән идем бит. Төш тә, өн дә кебек булды ул менә. Тешем төшкән, имеш. Сикереп тордым инде куркып. Сергейларга шалтыраттым. «Әни, бездә бар да яхшы, Сергей эштә», - ди килен. Төш бер дә баштан чыкмый минем, ни булыр да ни булыр дип хәвефләнеп тик йөрим. Бөтен балаларны барладым, барысы да бездә яхшы диләр. Бер көн үтте, ике көн, тынычлана башладым аннары. 2 атна узуга килеп чыкты менә. Теш төшү начарга, якын туган үлеменә юрала ул», - ди Серафима апа.
1951 елгы Серафима апа бу нигездә әнисен, ирен, улы белән киленен соңгы юлга озаткан. Хәзер зур өйдә берүзе гомер кичерә.
Сергей Ирина белән авиация техникумында укыганда танышкан булган. Кыз бухгалтер булырга укыган. Өйләнешеп 3 ел гына торып калганнар шул. «Иван, Сергей һәм Александр бер сыйныфта укыдылар. Бик дуслар иде, җир кишәрлекләрен дә бергә алдылар. Казанда яшиләр иде, берсенең дә авылда каласы килмәде. Киленнәребез дә бик әйбәтләр, бик татулар иде», - диләр ике каенана беравыздан. Серафима апаның: «Төшкә дә кермиләр, бер дә күргәнем юк», - диюенә каршы Роза апа киленен бер тапкыр гына төшендә күрүен әйтте. «Бездә мунча кергән, имеш. Мин мунча кереп чыктым инде, өйгә кереп тормыйм, китәм дип әйтте», - ди Роза апа.
Сергей үз белгечлеге буенча эшләмәгән, ниндидер бер башлыкны йөрткән. «Сергей артыннан начальнигы да үлеп киткән. Үлгәннәренә бер ел булганда иптәшләре кайтканнар иде. «Бик яхшы дустыбызны югалттык. Сагынабыз», - дип ир башлары белән хатын-кызлар кебек елыйлар. Озак кына елашып, сөйләшеп утырдык, - ди Серафима апа. - 40 көненә дә кайткан булганнар икән, каберенә чәчәкләр салып киткәннәр, мине борчырга кыенсынганнар ул чакта».
Александр + Альбина
«Киленебез хәзер сагынып сөйләргә генә калды шул. Ул безгә үз кызыбыз кебек якын иде. Аның кебек уңган, булдыклы кешеләр күп түгелдер», - дип искә ала «Булгария» теплоходында фаҗигале төстә үлгән килене Альбина турында Роза апа Гаврилова. Ул әле дә күз яшьләрен көчкә тыеп тора. Роза апа 4 кыз, 5 малай тәрбияләп үстергән. Малае Александр белән Альбина бары 4 ел гына торып калганнар. Алар Казанда яшәгән. Альбина төзелеш фирмасында бухгалтер булып эшләгән. Якын арада туйлар үткәрү нияте белән йөргән чаклары булган яшьләрнең. «Гел кайтып-китеп, булышып йөриләр иде. Иң беренче Мәлкигә, безгә керәләр, аннан Альбинаның туган авылы Иске Тәрбиткә кузгалалар иде», - ди каенана, киленен сагынып. - Балалар алып кайтырга да өлгерми калдылар шул. Дөрес, киленебезнең беренче иреннән улы бар иде. Ул да ялгызы калды инде менә...»
Балаларының теплоход белән ял итәргә киткәннәрен Роза апа белән Александр абый Гавриловлар белмичә дә калган. Идел буенча сәяхәткә 3 дус гаилә - Александр белән Альбина, Наташа һәм Иван, Сергей һәм Ирина бергә кузгалалар. «Киленебез белән Наташалар бик дус иде. Шулай бергәләшеп ял итеп кайтырга булганнар. Киленебез, бармыйм, дип, авылга да кайтасы булган, диләр. Шулай да киткәннәр инде. Язмыштан узмыш юк, дип әйтәләр бит», - ди каенана. Малайларының, шалтыратып: «Теплоход батты. Альбиналар чыга алмады», - дип әйтүе аяз көнне яшен суккандай була аларга. Фаҗига булган көнне Александр теплоходның өске ягында, палубада булган. Бик көчле давыл чыккан ул көнне. Александрны палубадан су бәреп төшергән. Ә хатыны Альбина ул вакытта, бераз ял итәм, дип теплоходның аскы ягында каютада калган. «Ишекне ача алмаганнардыр инде, каютага су бик тиз кереп тулгандыр. Күз ачып йомганчы, берничә минут эчендә су төбенә төшеп киткән дип әйтәләр бит теплоходны. Шуңа каютада калган кызлар чыгарга өлгермәгәннәр. Улым белән бергә булган булса, кем белә, бәлки, киленебез исән дә калган булыр иде, - ди Роза апа, авыр сулап. - Альбинаны икенче көнне генә таба алдылар бит. Маңгайлары бәрелеп-сугылып беткән иде, күз тирәләре дә каралган. Ул вакытта Александрны үзен дә шунда ук хастаханәгә алып киткәннәр, ул аягын ярган иде. Улыбыз бик каты сагына Альбинаны. Каберенә ташлар да алып кайтып куйды.
Кызы Альбинаның үлемен әтисе дә бик авыр кичергән. Аның артыннан ул да озак тормаган, үлеп киткән...
«Диңгез дә түгел инде, елгада батып үлделәр бит. Кеше ышанмаслык хәл. Шундый инде ул тормыш: таң аткан саен бер фаҗига. Бүген тагын нинди хәбәр китерерләр икән дип көтәсең, - ди һәр баласы өчен борчылып торган Роза апа. - Акча эшләр өчен, төзек булмаган теплоходны чыгарып җибәрсеннәр әле. Шуның аркасында күпме яшь кешенең, балаларның, күпме туа алмыйча калган сабыйның гомере өзелде...»
Фаҗигадән соң хастаханәдә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре өч дус кызның да (Альбина, Наташа, Ирина) әни булырга җыенганлыкларын күрсәткән. Әмма Роза апа да, улы Александр да бу турыда берни белмәгән булган...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: