16+

Кино фестивале тәмам: “Ак чәчәкләр” бүләксез калмады

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә узган XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасына җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Кино фестивале тәмам: “Ак чәчәкләр” бүләксез калмады

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә узган XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасына җиңүчеләрне игълан иттеләр.

"Иң яхшы тулы метражлы фильм" номинациясендә Кыргызстан режиссеры Садыйк Шер-Нияз төшергән "Курманжан Датка" ("Таулар патшабикәсе") фильмы җиңүче булды. Бүләкне фестивальнең жюри рәисе, режиссер Владимир Меньшов тапшырды. Аның сүзләренчә, Кыргызстан җитәкчелеге соңгы елларда кинематографка зур игътибар бирә, нәтиҗәдә, көчле кинофильмнар төшерелә башлаган. Узган елгы фестивальләр белән чагыштырганда, быел күпчелек бүләкләрне Татарстан режиссерлары алып бетерде.

- Татарстан кинематографының үсештә булуы мине сөендерә, сез дә моны тоясыз һәм күрәсез - диде Татарстанның мәдәният министры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыру комитетының рәисе Айрат Сибагатуллин.

Салават Юзеевның "Хлопнул дверью и ушел" фильмы берьюлы ике номинациядә җиңүче: "Иң яхшы кыска метражлы фильм" һәм "Кыска метражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле" (Илдус Габдрахманов).

"ТЮРКСОЙ" Халыкара төрки мәдәният оешмасы бүләгенә Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшинның "Рудольф Нуриев. Рудик" фильмы ия булды.

Быел яңа номинация дә булдырылды - "Татар әдәбиятын экранлаштыруга өлеш керткән өчен", ул режиссер Ренат Әюпов төшергән "Ак чәчәкләр" фильмына бирелде.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading