16+

Китәсе килми

«Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт» - соңгы көннәрдә һава торышы нәкъ җырдагыча. Шуның аркасында Казанны су басса, авыл халкының да планнары гел үзгәрергә мәҗбүр була - һава торышы үз төзәтмәләрен кертеп кенә тора. Яңгырлар яугач, бу көннәрдә игенчеләргә дә эш темпын акрынайтырга туры килә әле. Монысына гына түзәргә...

Үзәк Европада һәм Балканда һава торышы ниләр генә кыландырмый бит. Австриядә берничә көн элек булган давыл ярты сәгать кенә котыра, аның каравы, ул китергән зыян миллион евролар белән исәпләнә. Чехиядә дә - давыл, өстәвенә көчле яңгыр һәм боз да яуган. Юллар берничә сәгать эчендә елгаларга әйләнгән, биналарның беренче катларын су баскан. Хорватиядә дә давыл аркасында пляжлар бушап калган. Словениядә шулай ук давыл китергән зыян белән көрәшәләр. Көчле җил хәтта гасырлар буе торган агачларны да аударган. Халыкны шунысы сөендерә: ниһаять, монда, давыл белән бергә, 40 градуслы эсселәр дә беткән.
Республикабызда исә алдагы көннәрдә һава торышында зур үзгәрешләр күзәтелми. Дөрес, һава температурасы бераз гына күтәрелә. Бүген көндез 22-27 градус җылы булачак. 2 август төнендә 11-16 градус җылы, көндез исә температура 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк. Яңгырлар исә әле дә туктарга җыенмый: урыны белән тагын явачак, яшен булуы да ихтимал, дип җиткерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Август ниләр вәгъдә итә дигәндә, синоптиклар, җәйнең соңгы ае матур, җылы һәм кояшлы көннәр белән сөендерәчәк әле, дип ышандыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading