Балалары IX, XI сыйныфны тәмамлаучы әти-әниләр өчен тынгысыз җәй килә. Яздан алып җәй беткәнче, бер уй белән янасы: имтиханнарын бирерме, укырга керерме?
Һай, сабый гына бит әле, бу баланы ничек чыгарып җибәрерсең? XI сыйныфны тәмамлаучылар белән аңлашыла. Әлеге очракта туган йорттан аерылу, кая да булса укырга кереп һөнәр үзләштерү котылгысыз дияргә дә була.
Иң борчуга салганы – бүгенге көндә IX сыйныфны тәмамлау белән туган нигездән аерылып чыгып китүче балаларның саны елдан-ел арта. Әти-әни өчен баланы чыгарып җибәрү бер җан ярасы булса, аның ныгып җитмәс борын дөнья көтә башлавы– икенче куркыныч. Өченчедән, укытучыларга дәресләр кими, мәктәпләр бушый. Нәтиҗәдә, авыллар бетә. Сәбәбе бер – бердәм дәүләт имтиханыннан курку.
Узган ел Кайбыч районы IX сыйныфны тәмамлаган балаларны китмәгез дип үгетләве белән матбугат битләрендә «фаш» булган иде. Кем гаепләде моны, кем хуплады. Имеш, һәркемнең үз иреге: тели икән –китә, тели – кала. Еш кына IX сыйныф башында ук өлгерешләре начаррак булган укучыларны, син китсәң яхшырак булыр иде, БДИ бирә алмассың, дип «кодалый» башлыйлар. Кайбычта исә киресен эшләгәннәр: китмәгез, калыгыз, сез безгә кирәк, дигәннәр.
БДИ дигән афәт чыкканчы ук та, зур шәһәр мәктәпләрендә өлгереше начар булган укучыларны училищега җибәрү тәҗрибәсе нык таралган иде. Шәһәр җирлеге өчен бу дөрес тә булгандыр. Бала үз йортыннан аерылмый, белемгә омтылыш юк икән, юкка чалбар туздырганчы, һөнәр үзләштерә тора. Авыл балаларына килсәк, әлеге очракта эш бөтенләй башка.
– 15 яшьтә китү белән 17дә китүнең аермасы бик зур, – ди Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев. – 15тә киткән бала иң беренче чиратта авыл өчен югала. Ул инде авылга яшәргә, эшләргә кайтмаячак. Бүгенге көндә кайсы авылны, районны гына бу мәсьәлә борчымый икән? Гаилә, әти-әни күзлегеннән караганда да, баланың гаиләдә тагын ике ел тәрбияләнүе начармыни? Тулай торакта торып, нәрсә туры килсә, шуны ашап изаланганчы, туган йорттан аерылырга ашыкмаскадыр бәлки? IX сыйныфны тәмамлап килүче баланың ныклы үз карары да булмый. Ул әти-әнисе тәкъдим иткән уку йортына керәчәк. Аннан соң белгечлеге буенча эшләрме соң ул? Ошармы аңа алган һөнәре? Азмы бүген укып диплом алып әлеге юнәлештә эшләмәүче яшьләр?!
Рәмис Хаялиев сүзләре белән килешмәскә мөмкин түгел. Никадәр иртә чыгып китә бала, туган җиргә бәйләнеше шуның хәтле көчсез була. Тартмаячак аны туган авыл үзенә. Авылның һәр кешесен бармак белән санаган бер көндә вак мәсьәләләр юк кебек. Бары тик бар көчне бер йодрыкка төйнәп эшлисе генә. Кайбычлылар тәҗрибәсен һәр районда куллансак та начар булмас иде. Әлбәттә инде, син китмә әле, кал дип кенә бер мәсьәләне дә хәл итеп булмый. Кайбыч районы башлыгы һәр мәктәпкә үзе барып укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән очрашкан. Уртага салып сөйләшкәндә, күп нәрсәгә ачыклык керә. Бергә булганда, БДИ дигәннәре дә ул тиклем куркыныч түгел кебек. мәктәпне тәмамлаучылар гомер-гомергә имтихан биргәннәр. Шуннан куркып кына язмышыңны үзгәртеп корырга кирәкме икән? Сөйли-сөйли, яза-яза, БДИ дигәннәрен бер афәткә тиңләдек бугай.
– Укучыларда, мин имтиханны бирә алам, дигән ышаныч булырга тиеш. Кайчакта өлкәннәр әйткәнгә караганда яшьтәшләр сүзе ышанычлырак була. Без үзебезнең мәктәпне берәр ел алдан тәмамлаучыларны очрашуларга чакырабыз. Алар ничек имтиханнарга әзерләнгәннәре турында сөйлиләр, аңлаталар, киңәшләрен бирәләр. Әти-әниләр исә мәктәпнең укыту базасы белән ныклап таныша. Бездә нинди мөмкинлекләр бар икәнлеген үз күзләре белән күрәләр. Иң ышанычлы дәлилләрнең берсе – бу, әлбәттә, безнең мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына кергән укучыларыбыз. Бүгенге көндә алар республикабызның иң алдынгы югары уку йортларында белем алалар. Моннан да нык аргумент була аламы? – ди Кайбыч районының Федоровское авылы мәктәбе директоры Михаил Серяков.
Яшерен-батырын нәрсә түгел: укучылар, китеп, үзләренең укытучыларын да эшсез калдыралар. Авыл җирлегендә болай да эш урыннарны аз.
– Административ юл белән басым ясап, бер нәрсәгә дә ирешеп булмый. Үзебез дә әти-әниләр, бу юлны без дә үткән. Һәркем баласының бәхетле булуын тели. Килешеп, сөйләшеп эшләгәндә, нәтиҗәләргә ирешеп була, – ди Рәмис Хаялиев.
Кайбычлыларның тәҗрибәсе миңа бик ошады. Китсәгез китәсез инде димәгәннәр бит. Кайгыртучанлык күрсәткәннәр. Үзеңнең кирәклегеңне тою – һәркемгә рәхәт. Кайчандыр үземә дә авылда эшкә калучы яшьләрнең беренче слетында катнашырга туры килгән иде. Бөтен республиканың авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларын, Казанга җыеп, кунак иттеләр. Яхшы кунакханәләрдә йоклатып, затлы опера-балет театрларын күрсәттеләр. Тик: «Сез авылларыгызга бик кирәк», – дип төшендерделәр. Нәтиҗәдә, күбебез авылларда калды.
Урамда яз кояшы. Әти-әниләрнең, балаларның нишләргә дип бәргәләнгән көннәре. Тамчылар да «китәсеңме, каласыңмы?» дип тама кебек...
Сүзен-сүзгә
Гарифҗан Мөхәммәтшин, Балтач районы, шагыйрь:
– Бүген кешедән, син нәрсә тәмамладың дип түгел, нәрсә булдырасың, дип сорыйлар. Югары уку йортын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшләмәгән яшьләр бихисап. Бу күзлектән караганда, IX сыйныфны тәмамлап һөнәр үзләштерү өстенрәк. Гомереңне дә юкка сарыф итмисең, вакытында үз тормышыңны көйлисең. Ә инде авылны саклап калу, анда яшьләрне калдыру дигәндә, ким дигәндә ун-унбиш елга исәпләнгән тотрыклы программа булса, авылда яшәү рәхәт, әйбәт дип исбатлый алсак, яшьләр калыр иде авылда. Гап-гади мисал. Халык «сөт сатам, акча эшлим» дип, мал санын арттырган иде, сөт бәясе төшеп китте. Бу тотрыклылык булмый, киләчәккә ышанычны киметә.
Миләүшә Әскарова, Саба районы, Иләбәр авылы:
– Улыбыз Инсаф быел IX сыйныфны тәмамлый. Сабадагы аграр көллияткә керер дип торабыз. Укуы начар түгел, X сыйныфка калса да, БДИны бирә алыр иде дип уйлыйм. Шулай да көллияткә китүен телим. Абыйсы да шунда укыды, мәктәптә укый торган ике елда алар инде һөнәр үзләштерергә өлгерәләр, машина, трактор йөртү хокукын алалар. Көллиятне тәмамлагач, югары уку йортына да керергә була. Чит шәһәргә китәсе булса, тәвәккәлләмәс идем, Саба бездән ерак түгел, теләгәндә, кайтып-китеп йөрергә дә була. Алла боерса, улларым авылда төпләнерләр дип уйлыйм. Без үзебез дә төп йортта, әти-әниләр белән яшибез. Авыл үсә, яңа йортлар салалар. Без дә олы улыбызга йорт җиткерә башладык инде.
Рәсимә Низамова, Яшел Үзән районы, мәктәп укучысы:
– Быел IX сыйныфны тәмамлыйм, аннан соң медицина көллиятенә укырга керергә уйлыйм. Казанга китү, әлбәттә, шикләндерә. Тугыздан соң күбебез китәргә уйлый. БДИ булмаса, калыр да идек. Имтиханнар елдан-ел катлаулана.
Россиядә ел саен 1,2 млн бала IX сыйныфны тәмамлый. Шуның 59 проценты урта һәм һөнәри белем алуны сайлый.
Татарстанда быел 36 577 укучы – IX сыйныфны, 15 437 укучы XI сыйныфны тәмамлаячак.
2017 елда 15 953 укучы Татарстан мәгариф министрлыгы карамагындагы көллиятләргә укырга кергән.
Зөлфия Хәлиуллина
Комментарийлар