16+

«Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта Май чабу бәйрәменең мәдәни чаралары булмый

26 февраль көнне Аккош күле территориясендә Май чабу бәйрәме узачак.

«Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта Май чабу бәйрәменең мәдәни чаралары булмый

26 февраль көнне Аккош күле территориясендә Май чабу бәйрәме узачак.

Кунакларны театральләштерелгән тамаша, концерт һәм күңел ачу программасы, кышкы уеннар һәм кул эшләнмәләреннән ясалган ярминкә көтә. Моннан кала, һәр кунак борынгы рус рецепты буенча әзерләнгән беленнән авыз итә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Сәхнәдә "Коляда", "Красная горка" фольклор ансамбльләре һәм шәһәрнең башка иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Рус эстрадасының популяр "На-на" төркеме бәйрәмнең төп кунагы булачак. Чара 10.00 сәгатьт
ә башлана, тантаналы ачылыш 11.00 сәгатьтә була.
Бәйрәм чаралары 25 февральдә «Крылья Советов» паркы территориясендә (сәгать 12.00дә), «Мирный» мәдәният йорты каршында (сәгать 13.00дә), «Юность» мәдәният йорты каршында (сәгать 15.00дә), Вознесенское бистәсендә һәм Нагорныйда (сәгать 12.00дә), 26 февральдә Кадышево бистәсендә (сәгать 11.00дә) һәм Борисоглебское бистәсендә (сәгать 14.30да), Сыртланова паркында (сәгать 11.00дә), Казан зоопаркында (сәгать 12.00дә), Юдино торак массивындагы "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында (сәгать 11.00дә)да була.

Ә менә 25 февральгә билгеләнгән "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Май чабу бәйрәменең мәдәни программасы булмаячак. Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле, плюслы һава темеператусы һәм боз блоклары эрүе бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading