16+

Кое капкачлары мәңгелеккә беркетелә

Казанда капкачлары, рәшәткәләре булмаган ватык-җимерек хәлдәге 1 мең канализация коесын норматив таләпләренә китерергә кирәк.

Кое капкачлары мәңгелеккә беркетелә

Казанда капкачлары, рәшәткәләре булмаган ватык-җимерек хәлдәге 1 мең канализация коесын норматив таләпләренә китерергә кирәк.

Мэр Илсур Метшин: «Белә торып канализация коелары капкачыларын, рәшәткәләрен кабул итүче тимер-томыр җыю пунктлары -чын мәгънәсендә «бандитлар». Шәһәр хуҗалыгына зыян салучыларны 37 нче елларда диварга терәп атарлар иде», - диде кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, яңгыр-кар суларын кабул итүче канализация челтәрен тәртипкә китерү өчен, 113 миллион сум акча билгеләнгән. 850 капкач, 750 рәшәткә һәм 850 яңгыр сулары кабул итүче конструкцияләр сатып алынган. Алар шәһәр урамнарына урнаштырыла башланган. Шунысы әһәмиятле - яңа капкачлар һәм рәшәткәләр «антивандаль» төрендә, ягъни кубарып алып булмый торган итеп ясалган.
1990 елларда эре предприятиеләрнең торак фонды муниципаль кармакка күчерелгән, ләкин яңгыр-кар сулары кабул итү челтәре хуҗасыз калган иде. Быел, ниһаять, 7310 коелы 313 километр канализация челтәре шәһәр хакимиятенә теркәлгән. Хәзер мэрия карамагында 8,5 мең коелы 354 километр канализация челтәре исәпләнә. Бу җир асты хуҗалыгын «Гидросервис-2000» ширкәте карап-төзекләндереп торачак.
Шәһәр яңгыр-кар суларын, шулай ук өске катламдагы суларны кабул итүче канализация челтәрен төзекләндерү һәм үстерү буенча комплекслы программа әзерли әнә. Проектны гамәлгә ашыру өчен, 5 миллиард сум кирәк булачак. Шуның 4,6 миллиарды хәзерге челтәрне төзекләндерүгә тотылачак. Башкаланың, кар-яңгыр суларын кабул итеп, Иделгә агызучы чистарту корылмасы юк. Аны төзү өчен янә 4,5 миллиард сум чыганак кирәк. Юдинода һәм колачлы торак төзелешләре барган башка микрорайоннарда магистраль коллекторлар төзү ихтыяҗы килеп баскан. Мэр Илсур Метшин: «Яңгыр-кар суларын кабул итүче канализация челтәре җитмәү юлларның җимерелүенә китерә, Казан су эчендә утыра», - диде. Шәһәр канализация челтәрен төзүдә республика һәм федераль бюджетлар ярдәменә өметләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading