16+

Коммуналь түләүләр «адашып» йөри

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 июньдә үткәрелгән видеоконференциядә исәп-хисап үзәкләренең эшчәнлекләрен тикшерергә күрсәтмә бирде.

Коммуналь түләүләр «адашып» йөри

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 июньдә үткәрелгән видеоконференциядә исәп-хисап үзәкләренең эшчәнлекләрен тикшерергә күрсәтмә бирде.

«Исәп-хисап үзәкләренең ничек эшләүләрен, нинди кимчелекләре булуын карарга кирәк. Алайса, хәзер акчалар еш кына исәп-хисап үзәкләрендә «эленеп» кала», - диде Президент. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин мисал китергәнчә, Казан районнарының берсендә исәп-хисап үзәге өчен бина базар бәясеннән берничә мәртәбә кыйммәтрәккә арендаланган.
Европада, мәгълүм ки, электрон аппаратлар аша 50дән артык хезмәт башкарып була. Татарстан да заманнан калышмаска омтыла. Ләкин бездә халыкка файдалы эш-гамәлләр ни өчендер кыска гомерле. Банкомат аша фатир өчен түләү мөмкинлеге барлыкка килгән иде. Шунда хезмәт хакы картасыннан коммуналь түләүләрне дә түлисең. Ләкин банкоматтан әлеге пункт юкка чыкты.
Президент исәп-хисап үзәкләрен тотуга чыгымнарны киметү максатында, коммуналь түләүләрне «Ак Барс Банк» бүлекләрендә кабул итүне оештыру турында уйланырга кушты. Чистай-Әбсәләмов урамнары киселешендәге исәп-хисап үзәгендәге терминалда («яшел терминал») коммуналь түләүләр өчен комиссия алынмый. «Казан», «Ак Барс» банкларында комиссия 1 процент. «Саклык Банкы»нда һәм андагы терминалда комиссия шулай ук 1 процент. Мәсәлән, фатир өчен уртача 3 мең сум түлисең икән, синнән банк хезмәте күрсәтелгәнгә тагын 30 сум (1 процент) алып калына. Исәп-хисап үзәкләре эшчәнлеге тикшерелгәндә, коммуналь түләүләргә койрык рәвешендә тагылучы комиссия күләме дә тикшерелсен иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading