Шәһри Казан

Коммуналь түләүләр тагын арта

Энергия җитештерүче компанияләрнең сакчыллыкка ирешүләре нәтиҗәсендә, Казанда җылылык өчен түләү бәяләре 2012 елгы күләмнәрдә кала. Ләкин бу бердәнбер юаныч дисәң дә ярый.

Реклама

Республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова сөйләгәнчә, быелның 1 июленнән коммуналь түләүләр тагын арта. Федераль югарылыкта билгеләнгән тарифлар республикаларга да йогынты ясый. Барлык бәяләргә дә тәэсир итүче чыганак булган газ 1 июльдән 15 процентка, ягъни 1 кубометрына 4 сум 61 тиенгә кадәр арта. Узган ел ул 4 сум 01 тиен иде. «Республикада электр энергиясенә мөмкин кадәр түбән бәя куярга тырышылды», - ди Лилия Борисова. Электр өчен бер ставкалы тариф буенча 1 июльдән кВт сәгатькә 2 сум 88 тиен исәбеннән (узган ел 2 сум 57 тиен иде) түли башлыйбыз.
Электр хисаплагыч тәүлекнең ике зонасына җайлаштырылган очракта, көндез кВт сәгатькә 3 сум 13 тиен, ә төнлә 2 сум 30 тиен исәбеннән түләячәкбез. Су өчен 1 кубометрына 15 сум 87 тиен түләгән булсак, ул инде 16 сум 26 тиенгә күтәрелде. Канализация хезмәте өчен элек 1 кубометрына 12 сум 45 тиен урынына 13 сум 35 тиен санарга туры киләчәк.
«Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» турындагы 185 нче федераль закон таләп иткәнлектән, республикада җылылык өчен чагылышлы (перекрестный) түләү тәртибе бетерелде. Хәзер җылылык энергиясе тарифлары халыкка да, сәнәгать предприятиеләренә дә бер үк. Җылылык өчен тарифлар 1 июльдән Чаллыда - 10, Зәйдә, Түбән Камада һәм Урыссуда 2,6 процентка арта. «Таттеплосбыт» җылылыкны 1304,05 сум/Гкал бәясеннән җибәрәчәк.
1 июльдән тарифлар катнаш булмаган җылылык энергиясенә - 6,6, газга - 15, су белән тәэмин итүгә - 5, көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә 15 процентка арта.
Исән кешегә Яңа еллар да сиздерми генә килеп җитәчәк һәм тарифлар мәсьәләсе янә кузгатылачак. Шунлыктан гаилә бюджетын санап-хисаплап тору хәерле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: