Тиздән бездә пенсия яше артачак, уртача гомер озынлыгы да үсә бара, диләр, халык яхшырак яши башлаганга күрәдер инде болар бөтенесе. Медицина өлкәсендә дә ниндидер үзгәреш-яңалыклар бар, шуларның берсе – телемедицина.
Узган елның җәендә Президент тарафыннан имзаланып, агымдагы ел башында гамәлгә кергән әлеге закон нигезендә, халык дистанцион юл белән сәламәтләнә башлаячак хәзер. Ягъни сырхауханә коридорларында чират торыш юк, хастаханә юлларын таптыйсы түгел. 90нчы еллар башындагы шикелле, телевизор каршына су тутырылган банкалар тезеп куеп, Чумак кебекләр кулларын болгап экраннар аша «шифа»сын өрер дип уйларга кирәкми, Кашпировский сеанслары да түгел бу. Шулай ук кайсы кесәңә бакыр акча, кайсысына алюмин чыбык тыгып йөрергә кирәклеген өйрәтүче Малахов яки Малышева тапшырулары белән дә чагыштыру – урынсыз. Компьютерыңны йә булмаса смартфоныңны кабызасың да табиб белән авызга авыз куеп сөйләшәсең, ягъни табиб, үз пациентын һәрчак контрольдә тотып, дәвалану өчен күрсәтмәләр биреп торачак. Иге-чиге булмаган Россия өчен моннан да яхшырак нәрсә уйлап табып булмыйдыр ул, илнең барып җитә алмаслык почмакларында яшәүчеләр өчен телемедицина дигәннәре, һичшиксез, шәп нәрсә булачак. Бүген яшәүчеләр саны 100дән азрак булган 80 мең авылның күбесендә фельдшер-акушерлык пункты да юк, ә якындагы хастаханәгә барып җитү өчен йөзләрчә чакрым ара үтәсе бар. Ә аңардан да кечерәк торак пунктлары турында әйтеп тә торасы түгел! Алар өчен доктор консультациясе, тәҗрибәле белгеч күрсәтмәләре алу – үлемнән котылуның бердәнбер юлыдыр, шәт.
Көнбатышта бу күптән практикада кулланылып, яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешелеп килә икән инде. Норвегия белән Франция әлеге өлкәдә барысыннан да иң алда баручылар. Француз әбиләре дистанцион юл белән генә дәваланганда, безнекеләр нишләп сырхауханә буенда йөрергә тиеш әле? Сине күрүенә бик «шат» булган гардеробчы хатынның «Бахиллаң да юкмы әллә?» дигәнен ишетмәс өчен булса да йөрмәссең анда. Үләсе дә, яшисе дә килми торган бер чорда, смартфон аша гына табиб белән гәпләшү күп кенә мәшәкатьләрдән арындырачак, билгеле. Әмма безгә моңа ирешеп, француз әбисенең бәхетен тату алай тиз генә булмас кебек әле. Илдәге халыкның яртысында интернет юк. Аның турында ишетеп тә белмәүче бик кечкенә авыллар шактый. Ә беренче чиратта аларга кирәк бит ул телемедицина дигәннәре.
Мәскәүдә бу яңалык бик уңышлы кулланылып килә икән инде, әмма аерым дәүләттә кебек яшәүче мәскәүлеләр өчен сырхауханәгә бару да әллә ни мәшәкать тудырмыйдыр, «районга баручы берәрсе очрамасмы» дип олы юлга чыгып басмыйлар бит алар. Интернетлаштыру проблемасын хәл итү турында узган ел азагында Президент матбугат конференциясендә дә әйтеп узган иде. Сүз бит миллионнар турында бара. Авылда кулына кәрәзле телефонын тотып элемтә эзләп бер тәрәзәдән икенчесенә йөрүчеләр киләчәктә шулай «дәва» эзләп йөрергә калса, бу уеннан кире кайтачак. Тәрәзәдән тәрәзәгә сикереп йөрерлек рәте булса, табибка мөрәҗәгать итәрме икән авыл кешесе? Урыс дәдәенең күк күкрәмичә чукынмаганы кебек, ул соңгы чиккә җиткәнче түзәчәк әле, сырхауханә буенда йөрергә аның вакыты юк. Йә кәҗәләрен калдырып китә алмый ул, йә бәрәңгесен чүп баса, йә кар эрүгә, 30-40 чебеш-үрдәк алып, ишегалдына җибәрә. Дәваланып йөрергәме соң, шуларны калдырып, кешедән яхшысынмыйча!
Медицина өлкәсендә бу яңалык тулы көченә эшләп китсен өчен барлык кешенең сәламәтлеге турында мәгълүмат базасы, югары технологик ярдәм алу, ташламалар турында белешмә һәм тагын бик күп нәрсә юк әле. Болар барысы да киләчәктә булырга тиеш. Закон ел башында ук кабул ителүгә карамастан, эшлисе эшләр байтак. Французныкыннан аермалы буларак, безнең арба ат алдына җигелеп куелды, ахры. Әзерлек эшләре эшләнеп бетеп, барысы да үз урынына басып, тулы көченә җигелеп тарта башлаганчы, алты еллап вакыт узарга тиеш, имеш. Бирсен Ходай, картаймыш көнебездә безгә дә компьютер алдында гына сихәтләнергә насыйп булмасмы. Әйләнгән саен кәҗәләрне дә калдырып китеп булмас, бәрәңгесе дә булыр әле аның.
Фото: intalent.pro
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар