16+

Коррупционерлар кими төшкән?

2013 елның беренче ярты еллыгында коррупциягә каршы тору законнарын бозуның 4 мең 368 очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда беразга гына азрак дигән сүз.

Коррупционерлар кими төшкән?

2013 елның беренче ярты еллыгында коррупциягә каршы тору законнарын бозуның 4 мең 368 очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда беразга гына азрак дигән сүз.

Әлеге хакта ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы тору законнарын үтәү буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган «түгәрәк өстәл»дә хәбәр итте. «Хөкүмәт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлеге» темасына сөйләшүдә журналистлар алдында шулай ук «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов, ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов һәм ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин чыгыш ясады. Фәрит Шаһиәхмәтов быел республика ММЧларында коррупция темасына 400гә якын материал басылып чыгуын билгеләп узды. Ринат Латыйпов әйтүе буенча, бу ярты елда 433 гариза судка җибәрелгән. 199 вәкаләтле зат административ җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 124 җинаять эше ачылган. 600гә якын закон бозу бюджет чараларын тиешенчә кулланмауда теркәлгән. Дәүләт һәм муниципаль милекне файдаланудагы закон бозулар 200 очрак. Алар арасында иң киң таралганы милекне тиешле документларсыз куллану, аренда өчен түләмәү белән бәйле.
Соңгы елларда коррупция белән очрашырга туры килүчеләрнең саны бермә-бер кимеп баруы да күзәтелә. 2012 елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 15 проценты гына коррупция белән очрашкан (шуның 68 проценты ришвәт биргән, 32 проценты ришвәт биреп тормаган), калган 85 процентын ул бөтенләй читләтеп узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading