Казанда ТР Иҗтимагый палатасы каршында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшли башлый. Коррупциягә карата битараф булмаган һәр кеше бирегә килеп үз шикаятьләрен бирә ала.
Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган очрашуда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. А.Фомин: «Безнең максат - барлык мөрәҗәгатьләрне дә МВД, прокуратура вәкилләре белән берлектә анализлап чыгу һәм республика җитәкчелегенә әлеге ситуация турында хәбәр итү», - диде.
Халыкны һәр айның соңгы чәршәмбесендә Иҗтимагый палатада (адресы: Кремль, 0 подъезд, 1 нче кат, 101 нче бүлмә) 15.00дән 18.00гә кадәр кабул итәчәкләр. Беренче кабул итү көне 25 сентябрьгә билгеләнгән. Моның өчен алдан язылып куярга кирәкми. Бу көнне халыкны Казан шәһәре Думасы депутаты, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Илдус Янышев кабул итәчәк. Илдус Янышев фикеренчә, коррупцияне җиңеп булмый, әмма аны киметергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар